Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

"Питрау"ның абсолют батыры икенче ел рәттән Радик Сәлахов калды

16 июльдә Мамадыш районында керәшен мәдәнияте фестивалендә үткәрелгән "Көрәш батыры" бәйгесенең җиңүчесе – Радик Сәлахов.

Радик Сәлахов баллар буенча 1:0 исәбе белән Булат Мусинны җиңде һәм "Питрау"ның абсолют батыры калды.

Быел абсолют батырга 120 килограммлы тәкә һәм Lada Largus машинасы бүләк ителде. Узган елны машина булмаган иде. Радик Сәлаховтан бүләккә машина булмаса да, көрәшер идеме дип соралды. "Әлбәттә, килер идем, чөнки бу быел соңгы зур Сабантуй", – диде җиңүче.

Үз үлчәмендә Радик Сәлахов икенче урында Раил Нургалиевны калдырды. Шулай ук алар белән 100кг югары үлчәмдә Федераль Сабантуй абсолют батыры Сергей Павлик көрәште. Аны Раил Нургалиев отты.

Көрәш таңга кадәр барды. Мамадыш районының Җөри авылындагы «Тырлау» аланында «Питрау» керәшен мәдәнияте бәйрәме кичке дүрттән иртәнге дүрткә кадәр дәвам итте.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев