Шушы көннәрдә Татарстан Республикасында милли бәйрәмнәрне үткәрү графигы расланды
“Питрау” керәшен культурасы фестивале быел 20 июль көнне узачак.
Быел “Питрау”ның юбилей елы. Ул 20 нче тапкыр Мамадыш районының Җөри авылында узачак. Оештыручылар әлеге бәйрәмдә республика, шул исәптән, чит өлкәләрдән дә, фольклор коллективлар катнашыр, дип көтәләр. Елдагыча бәйрәм программасында балалар, дискотека мәйданнары каралган, зур һәм кечкенә сәхнәләр эшләячәк. “Кряшен чибяре” һәм “Кряшен авылы” мәйданчыклары быел да иң популярлары булыр дип көтелә.
Нет комментариев