Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

"Питрау-2022" меңнәрчә халыкны үзенә җыйды

16 июльдә Мамадыш районы Җөри авылы янында урнашкан Тырлау аланында XXIV республикакүләм «Питрау – 2022» керәшен мәдәнияте фестивале узды.

Мамадыш районында керәшен мәдәнияте фестивале үтте. Быел анда 50 меңнән артык кунак, шул исәптән Татарстаннан һәм Россиянең бик күп төбәкләреннән фольклор коллективлары катнашты.

Чиркәү календаре нигезендә Питрау бәйрәме изге апостоллар Петр һәм Павел хөрмәтенә билгеләп үтелә, ул 12 июльгә туры килә. Җөридә исә, шушы көн, керәшен культурасының республика күләмендәге фестивале буларак бәйрәм ителә.

Бәйрәмдә төрле мәйданчыклар эшләде. Җөри ярминкәсе һәм җыр-биюләр оештырылды. Питрау җыены рәсми рәвештә кичке сәгать алтыда ачылды. Төп мәйданда керәшен халкының тарихына, мәдәниятенә, гореф-гадәтләренә багышланган композиция күзәтелде. Әлеге өлешнең хедлайнеры “Бәрмәнчек” керәшен дәүләт фольклор ансамбле булды, алар керәшеннәрнең туй йолаларын күрсәтте. Спектакль барышында тамашачыны "ку-ку" дип тә кычкырттылар. Керәшендә Питраудан соң кошлар сайрамый, шул исәптән, күке дә кычкырмый, дигән әйтем бар. Питраудан соң кычкырган күкене, саташкан күке дип тә әйтәләр. "Керәшеннәрнең асыл кошы – күке", – дип, уен-көлке белән әйтте туйның аргышы – мактанчык Җаграп.

Килгән кунаклар арасында ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов, Татарстан халыклары Ассамблеясы башкарма комитеты җитәкчесе Константин Яковлев, Мамадыш районы башлыгы Анатолий Иванов, «Ак Барс» Холдинг компаниясе җитәкчесе, Татарстанның керәшеннәр җәмгыяте башлыгы Иван Егоров булды.

«Питрау – җыр, моң, табигать, чәчәк бәйрәме. Бәйрәмнең үзенә генә хас булган аерым энергетикасы, чын йөрәктән чыккан моңлы җырлары һәм дәртле биюләре беркемне дә битараф калдырмый», – диде Мамадыш районы башлыгы Анатолий Иванов.

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе урынбасары Марат Әхмәтов Җөридә Питрауның 24нче мәртәбә зурлап үткәрелүе турында әйтте: "Татарстанда яшәүче халыкларның милли бәйрәменә без һәрвакыт рәхәтләнеп барабыз. Барган саен бәйрәмне зурлап, матур итеп үткәрүләренә сокланабыз. Бүген дә Питрау бәйрәме бөтен республикабыздан һәм Россиянең бик күп регионнарыннан килгән кунакларны җыйды".



Татарстанның керәшеннәр җәмгыяте башлыгы Иван Егоров республикабызның күпмилләтле булуына басым ясады: "Бу арада төрле милли бәйрәмнәр үткәрелде. Барысы да календарь бәйрәмнәре белән бәйле. Питрау традицион милли бәйрәмнәрне йомгаклый, шуңа күрә көч-куәт алырга ашыгыйк. Бәйрәмебезне оештыруда катнашучыларга зур рәхмәт. Барыгызны да бәйрәм белән".



Быелгы Питрау бәйрәме төштән соң 16.00 сәгатьтә  "Айбагыр" балалар мәйданчыгыннан башланып китте, бер сәгатьтән соң ат чабышлары үтте. Кичке сәгать сигездә "Туганнар җырлашуы", "Димче", "Алан", "Җәшләр җыены", "Кряшен чибяре" һәм башка мәйданчыклар эшкә кереште.



Бәйрәмдә төрле бәйгеләр узды. Шуларның иң атаклысы - "Кряшен чибяре" бәйгесе. "Кряшен чибяре" исемен яулау өчен Татарстанның  7 район-шәһәрләреннән килгән нәфис затлар көч сынашты. Ләкин призлы урыннар - өчәү. Өченче урынны Балык Бистәсеннән – Вероника Степанова, икенче урынны, шулай ук, Балык Бистәсеннән Татьяна Ефимова яулады. Беренче урынга, “Кряшен чибяре” титулына Мамадыш шәһәреннән Алена Евдокимова лаек булды. Мамадыш муниципаль районының “Кряшен чибяре” Светлана Иванова булды.



Төнге 12дә бәйрәм салюты яңгырады. Төп сәхнәдә лотерея уйнатылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев