Питрәчтән карендәшебез Федора Журавлева: “Гөлләр йортны бизәп кенә калмый, ә шифа да бирә”
Чәчәк яратмаган хатын-кызлар сирәктер. Шулай да Питрәчтә яшәүче Федора Журавлева турында аерым язып үтәсе килә.
Аның тәрәзә төбендәге гөлләре җәен дә, кышын да шау чәчәктә утыра. Бакчасы яныннан үткәндә дә хуш исләрен бөркеп торган чәчәкләренә сокланмый мөмкин түгел. Федора Николаевнага 64 яшь. Чыгышы белән Балык бистәсе районының Казаклар Чаллысы авылыннан.
Исем китеп чәчәкләренә карап торуымны күргәч:
“Гадәти чәчәк бакчасы, әллә ни шаккаттырлык нәрсә юк. Гомер буе чәчәкләр яраттым. Хәзер инде лаеклы ялда мин. Эшләгән вакытымда да чәчәкләр үстерү белән шөгыльләндем. Тәрәзә төбендә җәен-кышын бегонияләр, калахоэ, антилиум, пеларгония һәм башка күп төрле гөлләр үстерәм. Ә яз җитү белән бакча эшләренә тотынам. Анда да чәчәкләремнең хисабы юк. Шул чәчәкләргә карап шатланам, рухи азык табам. Узган-барган, үзебезгә килгән кешеләр дә сокланып карыйлар. Гөлләр йортны бизәп кенә калмый, ә шифа да бирә. Бу галимнәр тарафыннан да исбатланган. Гөлләр бүлмәне кислород белән тутыра, мебель, пластмасса бүлеп чыгарган агулы матдәләрне йота, салкын тию һәм башка авырулардан файдалы булганнары да бар. Алоены “ашыгыч ярдәм” дә дибез әле. Аның суы ярдәмендә томау төшүне, ашказаны авыртуларын дәваларга була. Ә юылган һәм икегә бүленгән яфракларын ярага куярга була. Яраннан ясалган компресс белән элеке заманда колак сызлавын, баш авыртуларын дәвалаганнар. Пеларгония һәрвакыт яраткан гөлләр рәтендә булды. Чәчәкләре соклангыч”, – дип гөлләре турында сөенеп сөйләде Федора түти.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Комментарии
0
0
Моя мамулечка, молодец
0
0
0
0
Бик матур чэчэклэрегез яратып устерсэн шулай соендереп чэчэккэ кумелэлэр алар узем дэ шулай бик яратам чэчэклэрне
0
0
0
0
Молодец Федора тути
0
0