Петр Гавриловның тууына 124 ел тулуга багышланган «мастер Гаврилов» музей дәресе уздырылды
Питрәч туган якны өйрәнү музее Питрәч икенче мәктәбенең мәктәп яны лагеренда булды.
Советлар Союзы Герое Петр Гаврилов — Брест крепостен ахыргача саклаган сугышчы. Аның батырлыгына хәтта дошман да сокланган, диләр. Ә менә Герой исемен Бөек Җиңүдән соң 12 ел узгач кына ала ул.
Майор Петр Гаврилов чыгышы белән Питрәч районы Әлбәдән авылыннан. Биредә аның музее урнашкан.
«Балалар өчен Советлар Союзы Героеның тууына 124 ел тулуга багышланган "мастер Гаврилов" музей дәресе уздырылды. Чара документаль фильм карау һәм герой турында кызыклы викторина белән тәмамланды», – дип яздылар Питрәч музее хезмәткәрләре.
Фотолар музей архивыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев