Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Петр Чукуров – сәламәт яшәү рәвеше алып барырга өйрәткән кеше

Пётр Семёнович гомеренең күп өлешен питрәч районының Янсуар урта мәктәбендә балаларга белем һәм тәрбия бирүгә багышлаган хөрмәтле укытучы.

Әлеге язманы укытучыга хөрмәт йөзеннән Янсуарда яшәүче Екатерина Яковлева язган:

–  Пётр Семёнович физкультура фәнен укытып безнең күпләребезгә бу фәнне яратырга, сәламәт яшәү рәвеше алып барырга өйрәткән кеше. Аңа зур рәхмәт әйтәбез. Хөрмәт иткән укытучы булып һәрберебезнен, күңелендә калган һәм шулай саклана да.
Район күләмендә үткәрелгән барлык спорт ярышларында да ул тәрбияләгән укучылар актив катнаша. Аеруча волейболга өстенлек бирелә. Мәктәпнең кызлар һәм егетләр командалары алдынгылардан булалар.
Инде безненң мәктәпне тәмамлаганга да байтак еллар узган. Шулай да, безнең, буын балалары, безне укыткан һәрбер укытучыны зур хөрмәт белән искә алабыз.

Балачакнын, кадерле мизгелләре....

Сабый чакнынң кадерле мизгелләрен күз алдына китереп, мин үземнең альбомымны ачам. Хәзерге кебек, чуар, бетмәс - төкәнмәс фотолар юк анда. Аклы - каралы фон, бераз тоныграк булса да, киресенчә, шул мизгелне тагын да яктырта кебек тоела. Шунынң өчен дә алар бик кадерле, алардан ниндидер нур бөркелеп тора. 1952 елда төшкән фото. Анда минем әтиемнең, ин, якын туганнары: әби, бабай....
Безненң Начта әбиебез өч ир бала: Михаил, Василий, Иван ( безнен, әти) тудырган. Дүртенчегә бәлки, кыз да көткәндер. 1944 елнын, 3 июль иртәсендә кыз бала ( безнен, дәү түти) икенчесе ир бала Василий туа. Икенче көнне 4 июль иртәсендә өченче малай Пётр дөньяга аваз сала. Шулай итеп әбиебез өч игезәк бала тудыра. Дөнья булгач, шулай да була икән. Ләкин, ни сәбәпледер өченче игез сыңары Василий озак яши алмый.
Хәзерге вакытта Пётр Семёнович алты бертуган арасыннан үзе генә калды. Тормыш иптәше һәм кече улы белән туган нигезендә гомер итәләр.


Аклы - каралы фотода: сулдан беренче Пётр Семёнович, икенче игез сыңары Елена Семёновна. Әби, бабай, яшь бабай, яшь әби, аларнын кызлары Анна.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев