Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Павел Якимов: «Гаилә генә тормышта иң кирәкле ресурсларны бирә»

Кияүгә чыгаргамы? Өйләнергәме? Әллә... Яшьләрнең гаилә, балалар үстерү турындагы фикерләре.

Павел ЯКИМОВ, Казан федераль университет студенты, 21 яшь: 

— Гаилә кору бик мөһим эш, чөнки гаиләдә алган тәрбияне, андагы тәртипне башка беркайда да табып булмый. Бары тик гаилә генә кеше тормышы өчен иң кирәкле ресурсларны бирә. Элек 18-20 яшьтә өйләнү, кияүгә чыгу популяр булган бит, бүгенге көндә ул кагыйдәләрдән читкәрәк кителде. Минемчә, бу дөрестер. Яшь җиткәнгә күрә генә, ашыга-ашыга, гомерлек парың буласы кешене сайлау кыендыр. Бу бит әле күпме очрашып йөрүдән дә тора. Бер-береңне әйбәтләп белеп, кешенең бөтен яклары белән танышып, мәхәббәтнең бөтен стадияләрен үткәч кенә һәм вакытыннан алда чапмыйча өйләнү — иң дөрес юл, дип уйлыйм. 

Гаиләдә, әлбәттә, балалар булырга тиеш. Күп бала булу, минемчә, бик әйбәт. Гаиләдә күп итеп акыллы, матур балалар үстереп, бу дөньяны ямьләндерә алу үзе генә дә ни тора?! Әмма күп итеп бала алып кайту теләге булган кешеләр финанс яктан да, рухи яктан да көчле булырга тиеш. Бала алып кайту — бернәрсә, ә аны үстерүе, кеше итүе күпкә авыррак. Дәүләт булышса да, аңа гына салынырга ярамый. Бүгенге көндә бөтен сфераларда кагыйдәләр үзгәрә, шул ук ипотеканы алыр өчен дә күпме акча кирәк. Бәлки мин бөтен программалар турында белеп тә бетермимдер, ничек булса да, үзеңдә ышаныч булмаса авыргарак килер. Үзем, иң күбендә, 4 балам булуын телим. 

Тагын бер бик мөһим нәрсә — хатын-кызның гаиләдәге роле. Әлбәттә, ир-ат белән хатын-кызның рольләре төрле. Минем күзаллауда хатын-кыз җир җимертеп эшләргә тиеш түгел. Үзенең теләге булып эшләсә генә. Кирәк дип, акча җитми дип үз хатынымны эшкә җибәрмәс идем. 

Дөресен генә әйткәндә, гаиләнең бер идеаль сценарие дә, бер үк шаблоны да юк. Һәр кеше өчен ул үзгә, аерым. Шулай да, ир белән хатын бер якка карарга тиеш. Бергә үсеп, дөнья буйлап янәшә атлаудан да әйбәтрәк әйбер юк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

5

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев