Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Отец Димитрий Сизов Рождество бәйрәме белән котлый

“Ул – Коткаручы”, дип, Христос кирәген аңлый башлый.

Кадерле туганнар! Сезне Рождество бәйрәме белән котлыйм!

Алла Улы кеше булып туа. Кеше заты шулхәтле начарайган, бозылган, җазыкка, начарга авышкан. Алланың тәнләнеп килүе генә кеше затын төзәтерлек, чистартырлык булган. Христос Ул – Алла да, кеше дә. Шуңа күрә без Христоска кушылабыз икән, үз кешелегебезне яңартабыз, чистартабыз да, Аллага катыш булдырабыз. Шул катышу аркылы, үзебезне – җомакка, Ходай белән мәңге торырга әзерлибез. “Ничек Христоска кушылырга”, – дип сорасагыз, Алла Жыены, Чиркәү болай әйтә: “Христоска ышану, Аның боерыкларын тоту аркылы, Чиркәү җәшерекләре аркылы. Христос боерыклары белән тора башлаган кеше үзенең начарайганын, нәпесләргә батканын күрә. Күргәч, үзен җакшыга таба төзәтә башлый. Вакыт үткәч, үзен-үзе төзәтерлек мөмкинлеге югын, үз хәленнән килмәгәнен белә. Шунда “Ул – Коткаручы”, дип, Христос кирәген аңлый башлый.

Ходай Евангелиедә әйтә: “Сорагыз, бирелер сезгә”. Шуңа күрә Ходайдан сорыек: “Алланы белмәгән керәшен туганнарыбыз бу елда Аны эзли башласыннар; Алла белән торучы христианнар Алла юлында тагын да ныгайсыннар, нәпесләрне җиңеп торсыннар; Алла бүләкләренә – тынычлыкка, түземлеккә, юашлыкка, сөюлеккә тулылансыннар. Бу бәйрәм Алланы эзләмәгән кешеләргә Алла турында искә төшерү сәбәбе булып торсын, ә Алла белән торучыларга, Аны сөючеләргә Алланың дәүләтен күбәйтсен, күп изгелекләренә катыш итсен.

Димитрий СИЗОВ, священник.

 

Түбәндәгесе чиркәү-керәшен язуында:

Кадерле тыуганнар! 
Рождество бяйряме белян сезне котлыйым

      Алла Улы кеше булыб тыуа. Кеше заты шул катле начарайган, бозолган, жазыкка, начарга ауышкан. Алланын тяннянеб килеÿе гня кеше затын тöзятерлек, чистартырлык булган. Христосъ тыуыб, без, кешеляргя, чистарырга, Аллага катыш булырга мöмкиnнек биря. Христосъ Ул – Алла да, кеше дя, шуnар кюря без Христоска кушылабыз икян, ÿз кешелегебезне жаnартабыз да, чистартабыз да, Аллага катыш булдырабыз. Шул катышыу арткылы ÿзебезне жомакка, Ходай белян мянге торорга эзерлейбез. Ничек Христоска кушылырга диб сорасагыз, Алла Жыйыны, Чиркяÿ былай äйтя:  Христоска ышаныу, Анын бойорокларын тотоу арткылы, Чиркяÿ жяшерекляре арткылы. Христосъ бойороклары белян тора башлаган кеше ÿзенен начарайганын, няпесляргя батканын кюря башлый. Кюргяч, ÿзен жакшыга таба тoзятя башлый. Багыт ÿткяч, ÿзен ÿзе тoзятерлек мoмкиннеге жугын, ÿз халеннян килмягянен беля. Шунда Христосъ киряген, Ул Коткарыучы диб шул чакта аnный башлый. 
      Ходай Евангелiедя äйтя: “Сорагыз, бирелер сезгя”. Шуnар кюря Ходайдан соройок: Алланы белмягян кряшен туганнарыбыз, бу жылда Аны эзлей башласыннар, Алла белян тороучы христианнар, Алла жулында тагын да ныгайсыннар, няпеслярне жиnеб торсоннар, Алла бюлякляреня: тынычлыкка, тюземнеккя, жыуашлыкка, сöйöÿлеккя тулылансыннар. Бу бяйрям Алланы эзлямягян кешеляргя Алла турында искя тöшереy сябябе булыб торсон, äммя Алла белян тороучыларга, Аны сöйöÿчеляргя Алланын дяÿлятен кюбяйтсен, кюб изгелекляреня катыш итсен. 

Священникъ Димитрий Сизов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев