Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Остаз һәм укучы арасындагы җылы мөнәсәбәтләрне саклап...

Мамадыш районының Усали мәктәбе тарихында тирән эз калдырган укытучыларга багышланган альбомда Венера һәм Валерий Алексеевлар турында да язылган.

Усали мәктәбендә мәктәп тарихында тирән эз калдырган укытучыларга багышланган бу альбомда Венера һәм Валерий Алексеевлар турында да язылды. Ә мин үз истәлекләремне күңел түреннән уздырам...

Җитмешенче еллар... Июнь ае. Усалидагы бакчабызда кич белән әни помидор кәлшәләре каплаштырып йөри. Кырау куркынычы бар, шактый суыткан. Шулвакыт бакчага солдат киеменнән, таныш та кебек тоелган озын гәүдәле бер матур абый килеп керде. Миңа 5 яшь чамасы гына булса да, матур белән ямьсезне аера беләм инде. Исәнләшкәч, бу солдат абый әнигә газеталар алып чыгарга кушты да, «Социалистик Татарстан» газеталарыннан труба ясап, помидорларны төреп чыкты. Әти өйдә юк иде. Өйгә кергәч, әлеге абый әти баянында уйный башлады. Матур уйный, нәкъ әти кебек. Әтием дә кайтып җитте, нәрсә сөйләшкәннәрен хәтерләмим, ләкин яңа гына армиядән кайткан егет белән бик җылы һәм якын итешеп күрештеләр. Бу кеше — соңыннан минем укытучым булачак Валерий Алексеев иде. 

Соңыннан без бер ишегалдындагы мәктәп фатирларында яшәдек, дөресрәге, бер йортның ике башында. Валерий Ильичның хатыны Венера Насиховна да нәкъ әни кебек татар теле укытты. Әни директорның уку-укыту эшләре буенча урынбасары булса, Венера апа — тәрбия эшләре буенча иде. Мәктәптә нинди генә чаралар уздырылмады ул заманда, нинди генә матур кичәләр оештырылмады! Мәктәптә дә, өйдә дә күңелле яшәдек без. Ике фатирлы бу йортта баян тавышы бер дә тынып тормады инде. Әти туктап торса, Валерий абыйлардан көй агыла, алар туктаганда — бездән. Уртак кунаклар да килсә, баянчылар дуэты башлана. Ә андыйлар еш була, чөнки алар — Владимир авылыныкы. Венера апалар морҗасыннан борынны кытыклап камыр исе чыкса, безгә дә күчтәнәч керә, Әни пешерсә, күчтәнәчне ул керттерә. 

Алар сөйләшкәннән менә нәрсәләр хәтерлим мин. Владимирда бер генә баян — әтинеке генә булган ул чагында. Валерий абый өч километрлы авылның иң югары очыннан иң түбән очына әтиләргә баянда уйнарга өйрәнергә төшә торган булган. Төймәләренә дөрес басар өчен берсенең бармагына икенчесен бәйләп уйнаганнарын көлеп искә ала иде алар. Бер шушындый хәл дә булган әле. Әтинең бертуган дәдәсе, шулай ук, авылның иң оста гармунчысы Григорий дәдәй, өй күтәрү өмәсенә дәшкән әтине. Ә әти, кызганычка, өмәгә бара алмаган. Укучылар белән мөһим спорт ярышына китәргә туры килгән. Җәмәгать эшләрен шәхси эшләрдән өстен куя торган заман бит ул. Җибәрмәгәннәр инде. Күршедә яшәүче түти аптыраган бит: югары очта дәдәсе өй күтәрә, энесе өйдә рәхәтләнеп гармун уйнап ята. Өйдәге баян тавышы әллә кайларга ишетелә. Моны югары очтагы дәдәсенә менеп әләкләмичә калып буламыни?! Ә чынлыкта исә баянның буш булачагын белеп, әти рөхсәте белән, аларда яшүсмер Валерий уйнап утырган була. Аңлашырга туры килә инде!

Усалида эшләгәндә үк Валерий абый көйләр иҗат итә иде. Казанга күчеп киткәч, аның җырларын Фәридә-Алсу дуэты, Люция Мусина, Зөфәр Хәйретдинов, Газинур Фарухшин, Зилә Сөнгатуллина, Галина Казанцева, авылдашы һәм укучысы Георгий Ибушев җырлады.

Тагын истәлекләргә күчим әле... Владимирда укытканда әни биологиядән генә түгел, музыкадан да кергән аларга. Педучилище программасы белән укыган әнигә нота грамотасы да өйрәткәннәр. Ә ул, үз чиратында, белгәннәрен җыр дәресендә укучыларга җиткерергә тырышкан. «Дәреснең икенче көнендә үк нота станына ноталар язып килгән иде Валерий, — дип искә ала әни. «Уйнап карарга иде, нинди көй килеп чыкты икән», — дип кызыксынган бала. «Көй язып карау теләге кечкенәдән бар иде аның», — дип сөйли әнием Роза Григорьевна. 

Валерий Ильич мине тарих һәм җәмгыять белеменнән укытты. Күршедәге параллель классның җитәкчесе иде ул. Валерий абыйның почергын күрсәтсәләр, бүген дә таныр идем. Чынлап та бик матур яза иде ул. Шундый хәлне дә хәтерлим әле. Тарихтан миңа «5»ле куйды да, көндәлегемә имза куярга онытып чыгып китте бу. Ә мин ул булып кул куйдым да, учительскаяга йөгердем. Нәкъ аныкы кебек килеп чыкты дип, мактанам имеш. Аның катлаулылыгы әле! Шакып чыгарып, көндәлегемне күрсәттем. Рәхәтләнеп, көлде дә: «Нәкъ минеке булган бит бу!» — дип, баштан сыйпап җибәрде. «Бүтән алай эшләмә!» — дип әйтергә тиеш булган инде ул, алай дип тә әйтмәде. 

Мин мәктәпне тәмамлаганда Алексеевлар семьясы Усалидан күченеп китте. Курчак кебек кызлары Лилия белән Эльвираны да сагынырга гына калды. Марсельләре бездән киткәч туды. Соңгы елларда алар Казанда яшәде. Әти белән башкалада узган концертларда гел очраша иделәр. Валерий абый аңа яңа язган җырларының кулъязмасын да, үз җырларыннан торган кассетасын да биреп кайтара иде. Татарстан телерадиостудиясендә концертлар яздырганда: «Минем музыка укытучым, талантлы Семен Иванович Пасыев», — дип таныштырып йөри, аннары үзләренә кунакка чакыра торган булган ул. Остаз һәм укучы арасындагы җылы мөнәсәбәтләрне саклап, соңыннан Казан белән Усали арасында хатлар йөрде. Валерий Ильич үзенең уңышлары белән уртаклашып, фотолар җибәрә торган иде. Кызганыч, үткән заманда сөйләргә туры килә шул. Рәхимсез авыру аны 2000 елның августында, нибары 50 яшендә якты дөньядан алып китте... Ә гомерен туган тел укытуга багышлаган Венера апа белән, Аллага шөкер, хәзер дә аралашып, хәбәрләшеп торабыз. 

Сүз уңаеннан, Владимир авылында көй белмәгән, җырламаган, гармунчы булмаган семья юктыр ул. Ә Илья дәдәй Тупаевның өч улы да – Валерий, Владимир һәм классташым Виталий профессионаллар белән ярышырлык талантлы баянчылар булды...

Лидия ПАСЫЕВА, 
Мамадыш районының Усали урта мәктәбе укытучысы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

10

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев