Олы Шүрнәктә Агафья түти балаларны «кичке уен»га чакырган
Алабуга районының Олы Шүрнәк авылы мәдәният йортында үзенчәлекле бәйрәм – иҗади сезон ачылышы узды.
«Агафья түти барысын да бакчага утырмага чакырды. „Эш үз вакытында, күңел ачу да кирәк“ девизы астында үтте әлеге чара», — диделәр мәдәният хезмәткәрләре.
Анда катнашучылар — табышмаклар чишкәннәр, тиз арада катнаштырылган фасоль һәм борчакны сортларга аерганнар, бакчадагы түтәлдән яшелчә уңышы җыярга ярдәм иткәннәр, коедан суны элгәрегечә көянтә белән ташырга тырышканнар, мавыктыргыч уеннар уйнаганнар. Бакча сакчысы да балаларга күңелле уеннар тәкъдим иткән. Чара ахырында көзге яфраклардан ясалган рәсемнәр әзерләделәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев