Маскаларны авыл халкы куллана
Алабуга районының Олы Шүрняк авылыннан Венера Пашаева белән Анна Рыбакова апрель аенда өч йөздән артык маска теккәннәр. Шуларның 94те Венера Пашаеваның эше. Бу эштә аңа аналы-кызлы Лилия һәм Аделина Чайниковалар да булышкан. “Безнең авылда волонтёрлар юк. Өлкәннәр дә кибетләргә үзләре йөриләр. Шуңа күрә бу маскалар иң беренче чиратта өлкәннәргә, аннан соң барлык авыл халкына таратылды”, - дип сөйләде Лилия Чайникова.
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны “Туганайлар” сайтыннан һәм “ВКонтакте”, “Инстаграм”, “Одноклассники” һәм “Фейсбук” социаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз. Яңалыкларыгызны 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз
Нет комментариев