Олы Аты клубында блиндаж шәмнәре ясыйлар
Түбән Кама районының Олы Аты авылы махсус хәрби операциядәге ир- егетләргә булышуда зур оешканлык күрсәтә.
Аты клубы җитәкчесе Надежда Замотаева хәбәр итүенчә, авылда «Своих не бросаем» дигән төркем оештырылган. Ул төркем Ватаныбыз иминлеге, махсус хәрби операциядәге ир- егетләр язмышы өчен борчылучы кешеләрне берләштерә.
Авылның уңган хатын-кызлары, түтиләре һәм яшьләр авыл клубына җыелып, блиндаж шәмнәре ясыйлар. Җырлый- җырлый йон язып, аны җегерләп, җылы оекбашлар бәйлиләр. Хәрби операциядәге егетләргә тәмле ашлы туган якны хәтерләтеп ныклык бирсен өчен, изге теләкләр белән, йорт токмачлары кисәләр. Клубка килә алмаганнары үз өйләрендә әзерләп китерә. Хәрби операциядәгеләргә җибәрү өчен, фронт шартлары өчен кирәк әйберләр дә җыялар. Аты халкы ил-көндә иминлек булсын һәм хәрби бурыч үтәүче егетләр тынычлык урнаштырып, тизрәк үз туган якларына кайтсын өчен, кулларыннан килгәннең барысын да эшлиләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев