Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Олы Аты авылы ансамбле Стахеев фестивалендә катнашкан

18 августта, Түбән Камада җиденче тапкыр «Ышанам» дип исемләнгән Стахеев фестивале узды.

Быел фестиваль Гаилә елына, хәзерге җәмгыятьтә гаилә һәм православие традицияләрен саклауга, шулай ук Александр Сергеевич Пушкинның тууына 225 ел тулуга багышлана.

Фестиваль кысаларында Тәре йөреше булган, ә бәйрәм чаралары Чулман елгасы ярында оештырылган. Биредә халык һөнәрләре һәм декоратив-гамәли сәнгать осталарының күргәзмә-ярминкәсе, «Үзебезнекеләрне ташламыйбыз» хәйрия ярминкәсе булган. Шулай ук, фотозоналар һәм интерактив мәйданчыклар эшләде, ә фестивальнең иң нәни кунаклары өчен уен программасы әзерләнгән.

Анда Түбән Каманың иҗат төркемнәре, җырчылары hәм, шулай ук, республикабызның башка шәһәрләреннән килгән кунаклар катнашкан. Араларында Түбән Кама районының Олы Аты авылы ансамбле дә бар. Алар халы алдында матур җыруларын башкарып, уңышлы гына чыгыш ясаганнар.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев