Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Ольга Чукурованың истәлек булып калган шигырьләре

Бүген сезнең игътибарыгызга Ольга Чукурова иҗат итеп калдырган шигырьләрне тәкъдим итәбез.

Аларны редакциягә аның тормыш иптәше Алексей Чукуров юллаган.

Ольга Ивановна тумышы белән Питрәч районының Янсуар авылыннан. Исән булган булса аңа 60 яшь тулган булыр иде. Ул гомере буе балаларга белем бирү өлкәсендә хезмәт куйган. Шулай ук иҗат белән дә шөгыльләнгән. Аның шигырьләре тормыш, яшәеш турында уйланырга мәҗбүр итә.

 

Гафу ит син, әгәр күңелеңә

Авыр сүзләр белән кадалсам.

Керсез күңелеңне керләндермә,

Мин бәхетле – шуны аңласан.

Ачуланма, әгәр өметләрең

Акланмаса миңа карата.

Үткән гомер кире килми, ә күңелем

Булган мизгелләрне яңарта!

Гаепләмим, тормыш шулай бара.

Кемдер таба, кемдер югалта.

Бер мизгелдә калган очрашулар,

Искә төшеп, кайчак юата!

 

26.09.2018.

 

 

***

 

Нигә гомер тигез бирелмәгән?

Кемдер “иртә китә”, кемдер чират көтә.

Тик бер шатлык: һәркем көндә

Яңа таңның атуын зарыгып көтә!

Нигә саулык тигез бирелмәгән?

Кемдер дөнья куа, кемдер эзли дәва.

Тырыша-тырыша әҗәл тозагыннан

Ычкынырга тели, ләкин китеп бара.

Нигә байлык тигез бирелмәгән?

Булмас иде сугыш, кан кою

Яшәр иде кеше, көнләшмичә,

Йөрәгендә тоеп гел сөю.

Әгәр бар да тигез булса, бу яшәүнең

Булыр иде микән кызыгы?

Мәңгелеккә китеп барыр иде кеше,

Җирдә беткәч ашар ризыгы.

Бик күп нәрсә җирдә тигез бүленмәгән:

Сөю, акыл, күндәм – сабырлык.

Ләкин көндә яңа таңның атуы,

Гаҗәеп һәм таңга калырлык.

20.04.2018.

 

 

 

***

 

Алтын яфраклар өстенә

Ятып уйнады улым.

Әйтерсең лә иреккә

Чыккан бер матур колын.

Тузгытты ул көз түшәген.

Рәхәтләнеп уйнады.

Таң җилләре аны үбеп,

Битләреннән сыйпады.

Әй сокланып карап тордым.

Яшьлегем күптән узган.

Беләм, һәркемнән дә беркөн,

Кала бары тик тузан!

 

22.10.2018.

 

Фото: "Алга"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев