Нырсуар авылы зираты янында өмәдән соң келәү уздырдылар
Нырсуар авылы зираты чүп-чардан арынып, биек агачлар киселеп, койма-капкалар урнаштырылып быелгы Покрау бәйрәменә тулсынча яңартылды. Янсуар авылы зиратында да чистарту, төзекләндерү эшләре дәвам итә.
Олы юлдан узып китүчеләр Питрәч районындагы Нырсуар зиратының коймалары шактый тузган булуын күрәләр иде. Авыл халкы җыелышып сөйләшкәннән соң, яңартырга кирәк дигән, фикергә киләләр. «Нинди дә булса эшне башлап җибәрергә бер әйдәүче кирәк. Бу изге гамәлне авылдашыбыз Венера Закирова (Степанова) үз өстенә ала, дип язды Янсуардан Екатерина Яковлева.
"Халкыма, авылдашларыма күркәм булсын өчен алындым бу эшкә",- ди ул, сүзгә кушылып.
Мәңгелек йортны карап, тәртипләп торуга алынган кеше иң саваплы эш башкаручыларның берседер, мөгаен. Шулай ук, аңа һәркем кушылып, изгелек кыла ала. Авылда яшәүчеләр, авылдан читтә яшәүчеләр, авылның кияү-киленнәре дә саваплы эштә актив катнаштылар.
Өмә ул - бердәмлек. Күп көч һәм вакытны сорый торган эшләрне халкыбыз гомер-гомергә күмәкләшеп, өмә ясап башкарган. Өмәгә кайткан, килгән егетләр- кызлар барысы да нинди эш кораллары кирәк үзләре белән алып килделәр. Янсуар авылы җирендә туган, үскән: тимерче, кранчы, буяучы, эретеп- ябыштыручы - барысы да үзебезнекеләр. Беръяктан ул - зур эш, ә авылдашлар бердәм тотынгач, тырышып эшләгәч, өмә бер матур бәйрәмгә әйләнде. Самоварда кайнаган чәй ниндидер көч-дәрт, рәхәтлек хисе уяткандай булды. Авылдашлар аралашып, үткәннәрне искә төшереп, өмәне тиз башкарып чыкты.
Янсуар авыл җирлеге башлыгы Таланов Василий Николаевич:
"Зират тирәсендә дустанә атмосфера хөкем сөрде. Авылдашларым уен-көлке, шаярулар, күңелле кәеф белән эшләделәр. Форсаттан файдаланып, әлеге игелекле эшне оештыручы авылдашыбыз Венера Закировага халыкны җыеп, изге эш башкарганы өчен рәхмәт белдерәм. Шулай ук иң, актив авылдашларыбызны әйтми мөмкин түгел. Алар Медведев Валерий, Шурликов Анатолий, Николаева (Данилова) Елена, Борисов Анатолий һәм тырышып үз көчен керткән барлык авылдашларыбызга зур рәхмәт. Башкарган саваплы гамәлләрегез үзегезгә дә савап булып язылыр", - диде.
Өмәдә катнашкан иң актив авылдашларыбызны Василий Николаевич Рәхмәт хаты белән бүләкләде.
Бүген Нырсуар авылы зираты янында 20 июльдән 28 сентябрьга кадәр барган эшнең нәтиҗәсе келәү итү белән дәвам итте. Теләче авылының Покров чиркәве иерие Алексей Павлов зират һәм часовняны аруландырып, үлгәннәр өчен теләк итте.
Нырсуар авылы зираты чүп-чардан арынып, биек агачлар киселеп, койма-капкалар урнаштырылып быелгы Покрау бәйрәменә тулсынча яңартылды. Янсуар авылы зиратында да чистарту, төзекләндерү эшләре дәвам итә.
Екатерина Яковлева.
Фотоларда: Нырсуар зираты. Келәү итү. Авылдашлар белән истәлеккә фотолар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев