Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Ноябрь сынамышлары: иртәдән бәс — карлы кышка ишарә

Ноябрь аеның икенче яртысына халык сынамышлары.

18 ноябрьдә кар яуса, суык кыш, көзге культураларның мул уңышына ишарә.

19 ноябрь көнне кар очса, кыш карлы килер. Әгәр бу көнне өф иткән җил дә юк икән, тиздән чын суыклар килеп җитәр.

20 ноябрь көнне ала каргалар төркемләп очса яки тавышланса, иртәгә кар явар. Бу көнне боз катса, димәк, башка җылытмый.

21 ноябрь көнне җепшек кар яуса, яз айлары яңгырлы булыр.

22 ноябрь иртәсендә агачларны бәс сарган икән, солы уңар. Яңгыр яуса, бодай мул булыр.

23 ноябрь — томан җиргә кадәр төшеп, чыпчыклар чыркылдашса, җепшек кар явар.

24 ноябрь көнне суык, аяз булса, ике-өч көндә һава торышы бозылыр.

25 ноябрьдә иртән вак яңгыр сибәләсә, кичкә суытыр.

26 ноябрьдә чәүкәләр чыркылдашса, җепшек көнгә.

27 ноябрь көн болытлы яки явым-төшем булса, җәйнең беренче көннәре матур килмәс.

28 ноябрь көнне яткан кар язга кадәр эреми.

29 ноябрь көнне юеш кар — буранга.

30 ноябрь — көн кояшлы икән, кыш кояш белән әллә ни сөендермәс, көн суык булса, суык өлешсез калдырмас.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев