Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Нина Салимуллина: “Кыш бабай сандыгы өстенә утырып чыккан куян бик үзенчәлекле булды”

Бәйрәм ялларында төрле чаралар үткәрү матур традициягә әйләнде.

“Январь ае каникуллары бик тыгыз үтте дип,  – хәбәр итте “Ак каз” фольклор ансамбле җитәкчесе Нина Салимуллина – 7 январьда “Рождество бөккәне” дигән фолькор бәйрәм үткәрдек, 8 январьда Алабуга шәһәре мәдәният сараенда эшләп килүче, үзем җитәкчелек иткән “Көзге” татар Халык театры, “Яңа елга бүләк” дигән тамаша-концерт күрсәтте. Әлеге концертта “Ак каз”  һәм “Сөембикә” Халык җырлары ансабльләре дә катнашты. Оныгым Денис куян ролен башкарды.

Рождествода бик күп төрле уеннар оештырдык, “Кар бөртекләре”, “Йөзек”, “Итек” уеннарын яратып карадылар. Кыш бабай сандыгы өстенә утырып чыккан куян бик үзенчәлекле, күңелле килеп чыкты. Нардуган уеннарыннан да читтә калмадык”, – диде ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев