Нина Фадеева керәшеннәрнең милли ризыгын әзерли
Хәбәрләр

Нина Фадеева керәшеннәрнең милли ризыгын әзерли

Бу салкын көннәрдә өйдә камыр ризыгы пешереп, өйдәгеләрне җыеп, аралашып утыру – үзе бер бәхет.

Татар теле укытучысы Нина Фадеева — Питрәч районының Керәшен Сәрдәсе авылында оешкан «Чулпы» ансамбле солисты. Үз балалары белән оештырган гаилә ансамбле дә бар.

«Икенче кызым һәм аның балалары белән әнием, әбиемнәрдән ишеткән керәшен җыруларын, йола-гадәтләрен халкыбызга тапшырабыз», — ди ул горурланып.

 «Тормышларны заяга үткәрмик!» дигән девиз астында яши, шуңа күрә ул бар өлкәдә дә өлгерергә тырыша.

Хуҗабикә безгә керәшеннәрнең милли ризыгын - «Калын тәбә» пешереп күрсәтте. Бәйрәмнәрдә гел өстәл түренә куела.

Кирәк булачак: чүпрә, сөт, шикәр комы, 180 грамм сыер мае, йөзем, 5 күкәй.

Чыганак


Нет комментариев