Балык Бистәче районының Балыклы-Чукәй авылы минем һәм авылдашларым өчен бик якындыр.
7 ел буена без бу авылның интернатында торып белем алдык.
Ул интернатта торулары – үзе бер кызык. Рәхәт, күңелле иде. Керәшен-Казысы, Яншык, Иске-Арыш, Укмас балалары гөр килеп яшәдек анда. Сагынып искә алырдай, татлы мизгелләр күп булды. Ни әйтсәң дә, мәхәббәтнең беренче бөреләре дә шунда чәчәк атты. Мәктәп елларында узган яшьлекнең матур мәлләре якты хатирә булып, әле дә күңел түрендә саклана.
Кызганыч, безне тәрбияләү һәм белем бирүгә күп көч куйган укытучыларыбызның күбесе инде арабызда юк...
Нина Егорова
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны МАХ-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев