Назаровкада «Көзге фантазия» күргәзмәсе эшли
Хәбәрләр

Назаровкада «Көзге фантазия» күргәзмәсе эшли

Күргәзмәдә бик күп төрле яшелчә, җиләк-җимеш урын алган.

Көз төсләргә дә бай чор, муллык вакыты да. Шушы көннәрдә Самара өлкәсенең Келәүле районындагы Назаровка авылы мәдәният йортында “Көзге фантазия” исемле яшелчәләр күргәзмәсе эшли башлады.

– Көз – уңыш ае бит. Авыл халкы актив катнаша мондый конкурсларда. Яшелчә, җиләк-җимешләр дә төрледән. Аларның күбесе кызык, гадәти булмаган формага да кереп үсә, – дип яздылар Назаровка авылы мәдәният хезмәткәрләре.

Күргәзмәдә бик күп төрле яшелчә, җиләк-җимеш урын алган. Аларның төрле әкият геройларына охшатып бизәлүе, чәчәкләрдән матур букетлар, яшелчәләрдән савыт-сабалар ясалуы кеше фантазиясенә чикләр булмавын тагын бер кабат раслый.


Нет комментариев