Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Наратасты үзенең Питрау бәйрәменә тирә-як авылларның халкын җыйды

Сарман районының Наратастында Питрауны үз көнендә, кичкә таба һәм барлык туганнарын, дус-ишләрен җыеп уздырдылар.

Быел да Наратастының Питрау бәйрәмендә районның үз авыллары халкы белән бергә, Зәй, Чаллы, Түбән Кама, Мәскәү кебек шәһәрләрдән кайткан кунакларны да күрергә була иде. Бу бәйрәм авылның Сергей Макаров кебек ныклы ир-егетләре, кибет тотучы Галина Карпова шикелле уңган хатын-кызлары тырышлыгы һәм халыкның матди ярдәме белән оештырылды.

Сарман муниципаль районы башлыгы урынбасары Фәндәс Вәлиев халыкны Питрау бәйрәме белән котлап, Наратастының терәге булган алтын куллы Михаил Карповка Рәхмәт хаты һәм бүләк тапшырды. Шулай ук, “Игәнәле Наратасты” китабының спонсоры булган Светлана Цыганова исеменә бар мәйдан каршында рәхмәт әйтүенә аның әти-әнисе – Әлфия һәм Михаил Даниловлар горурлык хисләре кичерми калмагандыр.

Питрау бәйрәмендә авылның иң хөрмәтле кешеләреннән берсе, бар гомерен мәгариф тармагына багышлаган, пенсиягә кадәр җитәкче урыннарда эшләгән Марс Егоровны 75 яшьлек юбилее уңаеннан котладылар. Марс Федоровичка ихтирамнарын белдерү өчен, Түбән Кама муниципаль районы аксакаллар советыннан да килгәннәр иде. 

Бәйрәмдә Наратастының үрнәк гаиләләре Рәмзия һәм Федор Карповлар, Венера һәм Юрий Кузнецовлар, Галина һәм Михаил Карповлар, Ирина һәм Алексей Лабашовлар, Энҗе һәм Вадим Карповларны мәйдан уртасындагы сәхнәгә чакырдылар. Чукмарлы авыл җирлеге башлыгы Илшат Һадиуллин авылны яшәтүче бу тырыш һәм тату гаиләләргә, Наратастына булган тугрылыклары өчен рәхмәт әйтеп, бүләк тапшырды.

Ике Питрау арасында дөньяга килгән сабыйларны да котларга онытмадылар. Ул нәниләр: Лиана һәм Миша. Лиана – Татьяна белән Павел Карповлар гаиләсендәге өченче бала. Ә Миша – Татьяна белән Юрий Васильевларның өченче уллары. Үзләре шәһәрдә яшәсәләр дә, ялларда һәрчак туган авылларына кайталар, балалары да җәйне Наратастында үткәрә. Питрауда оештырылган йөгерештә 60лап кыз һәм малайның катнашуы да бу авылның балаларга бай икәнен раслый.

Бәйрәм җыр-биюләр һәм кызыклы уеннар белән аралашып барды. Соңгы елларда Сабантуйларда һәм Питрауларда, бу милли бәйрәмгә генә хас булган уеннардан тыш, яңа төр кызыклы ярышларны да күрергә була. Шундыйлардан, су тулы тазик эчендә биеп ярышу. Наратасты хатыннары анысында да сынатмады.

Хатын-кызлар да, ир-егетләр дә сулы чиләкләр эленгән көянтәне иңнәренә салып, узыштылар.

Питрауга гына хас булган күңелле ярыш – мунча себеркесе бәйләү һәм такыя үрү бар кешенең игътибарын үзенә тартты. Иң матур такыя 86 яшьлек Татьяна Карпова белән аның оныгы Мәликәнеке иде.

Наратасты Питравында милли көрәш ярышы оештыру гадәте юк. Аның каравы, быел ирләр өчен кызыклы ярыш уздырылды.

Ул – ерак юлга йөрүче шоферлар Федор Карпов, Михаил Карпов, Борис Васильев, Илдус Зәетов белән ветеран ир-атлар арасында җитезлектә кыч сынашу. Алар, малай чакларын искә төшереп, мәтәлчек тә аттылар, туннельне хәтерләткән ябулы түгәрәк аша чыгып та узыштылар.

Беренчелекне, араларында инде сиксән яшькә якынлашучылары да булган ветераннар – Владимир Тихонов, Михаил Данилов, Илья Макаров һәм Тимофей Буранов алды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев