Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Надежда Макарова: «Мәктәп ашханәсендә укучыларның туклануын грант аша оештырылачак»

Без Татарстанның төрле төбәкләрендәге керәшен мәктәпләрен барлап, бүгенге көндә кырыкка якын бу төр уку йорты барлыгын ачыкладык.Кайбыч районының Хуҗа Хәсән авылы мәктәбе директоры белән дә сөйләштек.

Надежда МАКАРОВА, Кайбыч районының Хуҗа Хәсән авылы урта мәктәбе директоры:

– Бу уку елында безнең Хуҗа Хәсән гомуми урта белем бирү мәктәбендә илле тугыз укучы белем алачак. 1нче класска өч укучы килә. 2001 елда төзелгән бинабызның азык-төлек блогына узган ел, капиталь ремонт программасы буенча, ремонт ясалды һәм яңа җиһаз-җайланмалар сатып алынды. Мәктәп ашханәсендә укучыларның туклануын грант аша оештырылачак.

Барлыгы 14 укытучы эшли. Җәен аларның барысы да «Минем мәктәп» системасына кагылышлы уку-өйрәнүләр узды. 1 сентябрьдән Астра Линукс системасы буенча эшли башлыйбыз.

Шулай ук, август ахырында Татарстанның мәгариф һәм фән министрлыгы күрсәтмәсе буенча, белем бирүнең суверен системасы нәтиҗәлелеген арттыру һәм бу өлкәдә эшчәнлекне оештыру буенча стратегик сессияләр үтә. Укытучыларыбыз да, мәктәп тә балаларны каршы алырга 100 процентка әзер.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев