Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Надежда ГАЛКИНА: «Мин — ирдән, балаларыбыз әтидән уңдык»

Гаилә — тормышның нигезе. Әти-әни аның тоткасы булса, балалар гаиләнең көзгесе, диләр. Кайбыч районының Олы Тәрбит авылында яшәүче Надежда һәм Сергей ГАЛКИННАР шушы әйтемгә туры килерлек үрнәк гаилә кора алганнар.

Мәктәп елларыннан сакланган мәхәббәт
Сергей һәм Надежда икесе дә Тәрбит авылыннан булганга, мәктәптә дә 1нче класстан 11нче класска кадәр ук бергә укыганнар. Икесе дә — ишле гаиләдән, Сергей — 8 баланың, ә Надежда 7 баланың төпчеге. Ике гаиләдә дә балаларны әниләре үзләре генә тәрбияләгән. Надежда белән Сергейга, әтисез калганда, 6 яшь кенә булган... Үзләре күп балалы гаиләдә үскәнлектән, йортларында бала тавышы яңгырап торганын ярата алар. 

— Мине яратып йөргәнен әллә кайчан белә идем инде. Һәрвакыт «миңа синнән башка беркем дә кирәкми», дип әйтә иде. Кияүгә чыкканда 18-20 яшьтә түгел идем, бала-чага акылы белән түгел, олы кеше акылы белән уйладым. Мәктәп елларыннан ук Сережаның тыйнак, акыллы икәнен белдем. Яшь вакытта дуслары клубка чыкканда да, Сережа өйдә, үзе теләп, эне-сеңелләрен карап утыра иде. Бик гаилә җанлы ул. Миңа матур пар булып, очрашып йөрергә түгел, ә киләчәктә ныклы терәк булырлык, балаларыбызны тигезлектә үстерә алырлык ир кирәк иде, — дип, бәхетле гаилә тормышына китергән елларны искә төшерде Надежда. 

Өч бала үсетрәләр
Надежда хыялланганча, Сергей бик әйбәт ир һәм әти була. Аларның икесенә дә — 35әр яшь, инде 7 ел ныклы һәм тату гаилә булып, 3 бала үстерәләр. Олы уллары Раянга — 6 яшь, уртанчы уллары Макарга — 4 яшь, төпчекләре — кыз, анысы — 2 яшьлек Ралина. Әле кечкенә булсалар да, бик булганнар. Күп кенә ярышларда, әдәби конкурсларда гаиләләре белән катнашып, призлы урыннар яулыйлар. Бу бит барысы да гаиләдән килә. Сергей юл төзелеше компаниясендә эшли, ә Надежда — декрет ялында. 

— Сережа хәзер 15 көн эшли, 15 көн ял итә. Шул ял вакытында ул һәрвакыт балалар белән. Кайвакыт ул аларны миннән дә әйбәтрәк карый. Туачак сабыйларыма ягымлы, бала җанлы әти теләгән идем, нәкъ шулай булып чыкты. Үзебез күп балалы гаиләдән булгангамы, белмим, мин — ирдән, балаларыбыз әтидән бик уңдык, — дип сөйли күп балалы әни. 

Яшь гаилә төп йортта яши. Надежда әйтүенчә, ике якның да әниләре балаларны карарга булышалар, сабыйларны шулар ярдәме белән үстерә алар.

Керәшен җанлы гаилә
— Өч бала үстерү җиңелме-кыенмы — белмим, төрлесе була. Иң мөһиме — исән-сау булсыннар. Аларга дөрес тәрбия бирү өчен, бар тырышлыгыбызны куябыз. Без — керәшеннәр, дип, бөтен йола-гадәтләребез белән таныштырып, сөйләп торабыз балаларыбызга. Шуңа да Пасха бәйрәмнен ел да көтеп алалар, урамнар буйлап, күкәй җыеп йөрүе бик ошый аларга. Троица бәйрәмнәрендә дә гаиләбез белән җыелабыз, балалары белән бөтен туганнар кайта. Шунда рәхәтләнәләр алар. Үзебезнең йола-гадәтләрне белеп, аларны яратып, гаилә җанлы булып үсә безнең балалар, — дип горурланып сөйли Надежда. 

Галкиннар гаиләсенең туйлары да чын керәшенчә, йола-гадәтләргә туры китереп узган. Ике яктан да әниләре өчен бу бик мөһим булган. Надежданы, элеккедән килгән гадәт буенча, матур итеп сорап киткәннәр, туйларында да керәшен йолалары үтәлгән. Кыз ягыннан әнисе бирнәләр алып килгән: чиккән мендәр тышлары, сандык чыгарганнар, чиккән тәре алды сөлгеләре дә булган. Беренче көнне бәйрәм кафеда булса, икенче көне — кияү ягында, өченче көне — кыз ягында. 

— Тиздән — бакыр туебыз. Шул уңайдан, без кәбен койдырырга уйлыйбыз. Күптәннән уйлыйбыз моның турында, ирем дә бу фикерне хуплый, — диде Надежда. 

«Озаклап очрашып йөрүне аңламыйм»
Югарыда телгә алынганча, Сергей белән Надежда бер-берсен мәктәптә укыган чактан ук беләләр һәм бер-берсен яратуларын аңлап алуга ук, гаилә уртак сукмагыннан атларга булганнар. Хәзерге яшьләр кебек озак еллар очрашып йөрмәгәннәр.

— Бүгенге көндә яшьләр гаилә коруга җиңелрәк карый кебек. Бу — бик кызганыч. Хәзер бит бишәр ел очрашып йөриләр, бергә торалар, аннан соң бер-берләреннән туеп, аерылышалар. Ир белән хатын булганда башка төрле бит ул. Озаклап очрашып йөрүләрне аңламыйм, үзебезнең алай булмагангадыр инде. Һәрбер кеше үз ярын табып, матур гаилә корсын һәм сау-сәламәт балалар үстерсен иде, шуннан да зуррак бәхет юк бит ул. Яратасыз, хөрмәт итәсез икән, өйләнешегез, — дип, замана яшьләренә әйтәсе киңәшен дә безнең «Туганайлар» аша җиткерде Надежда.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев