Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Надежда Бабкина: Көч. Энергетика. Тавышымны «Бәрмәнчек» ансамбленә бирәм – видео

«Страна талантов» проектында «Бәрмәнчек» ансамбле ничек чыгыш ясады?

29 апрель көнне "Бәрмәнчек" ансамбле НТВ каналы оештырган россиякүләм иң халыкчан «Страна талантов» проектында катнашты. Алар керәшеннәрнең кунак каршылау җыруын һәм озын нагайбәк көен башкардылар. 

"Страна талантов" проектының ул көнге чыгарылышында барлыгы 10 солит һәм коллектив – Россиядә яшәүче халыкларның иҗаты белән таныштырдылар. "Бәрмәнчек" ансамбле иң беренче чыгыш ясады.

Тапшыруның алып баручысы танылган артист Алексей Воробьёв безнекеләр белән таныштырганда: "Бу ансамбльнең исемендә минем өчен ике яңа сүз – "кряшен" һәм "бермянчек" бар", – диде. Ансамбль белән таныштырырга сүзне художество җитәкчесе Эльмира Кашаповага бирде. Ул, видеоязма аша, "Бәрмәнчек" һәм аның уңышлары турында сөйләде. Җиңү яуласак, откан призны керәшеннәрнең этник культурасын үстерүгә тотачакбыз, диде.

Тапшыруда ансамбль солисты Елена Григорьева үзен "керәшенчә Линук булам" дип таныштырды. Шунда Алексей Воробьев та Алексей исеменең керәшенчә варианты белән кызыксынды. "Алексей Әләксей була" – дип җавап бирде Линук.  "Ә Воробьев ничек?" – дип сорагач, кушаматың Чыпчык була, дип егетне шатландырды Линук. Шуннан соң, Алексей Воробьев: "Проектның алып баручысы мин – Әләксей Чыпчык", – дип, тамашачыны көлдерде. 

"Бәрмәнчек" ансамбленең чыгышына 4 жюри члены да соклануын белдерде. 

– Биюегездә калмык, Кавказ, Балтыйк буе илләре халкының бию элементларын да күрдем. Халыклар колейдоскопы монда. Мин беренче тапкыр ир-атларны шакмак кулланылган баш киемендә күрдем. Гаҗәеп бу. Россия территориясе буенча сездәй "кыйммәтле асылташлар"  бик күп сибелгән. Бу – безнең байлык. Без – "алтын эзләүче" жюри членнарының әлеге уникаль матурлыкны күрә һәм соклануы алуы – зур бәхет, – дип сөйләде танылгын актёр, кинорежиссёр, хореограф Антон Дружинин

– Барысы да бик матур һәм югары дәрәҗәдә. Көч. Энергетика. Мелизмнарыгыз искиткеч. Бик матур һәм юмарт итеп кунак картышауны күрсәттегез. Чын дәүләт ансамбле, – диде Россиянең халык артисты, «Русская песня» театры сәнгать җитәкчесе-директоры Надежда Бабкина.

Барлык катнашучылар да чыгыш ясагач, жюри членнары үзләренә ошаган берәр конкурстанты сайлап, фаворитларны билгеләделәр. Надежда Бабкина "Бәрмәнчек" ансамблен сайлады. Шуннан соң, залдагы тамашчы да тавыш бирде. Нәтиҗәләр буенча, Калмыкиянең "Ойраты" дәүләт бию театры чыгарылышның җиңүчесе итеп танылды. 

Шулай итеп, "Бәрмәнчек" ансамбле, җинү яуламаса да, керәшеннәрнең бар матурлыгын, зәңгәр экраннар аша, Россиягә танытты. 

Тапшыруны шушында басып карагыз.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев