Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Музыкант Гәрәй Мәгъcумҗанов: "Татарстанда гөсләне керәшеннәр саклап калган"

Татарларда гөслә турында беренче мәртәбә 1550 елларда телгә алына. Гөслә – күп кыллы чиертмә музыка уен коралы.

Керәшеннәр саклап калган

– Гөслә – иң борынгы уен коралларының берсе, – ди Йошкар-Оланың татар милли-мәдәни үзәге җитәкчесе, музыкант Гәрәй Мәгъcумҗанов. – Хәтта VII-VIII гасырга караган тарихи документларда телгә алына ул. Гөслә күп  халыкларда очрый: мариларда, русларда, удмурт, чувашларда, шул исәптән, татарларда да. Татарстанда гөсләне керәшеннәр саклап калган. Мин кечкенәдән гөслә тавышы ишетеп үстем. Әле дә хәтерлим, күрше авылда Ания апаның эшен бетереп, кулына гөсләсен алып, капка төбенә чыкканын көтеп тора идем.

Яшерен-батырын түгел, күпмедер вакыт гөслә безнең тормышыбыздан югалып торды. Нәкь менә Гәрәй Мәгъcумҗанов – музыкаль тормышыбызга гөсләне кайтаручыларның берсе. Якынча ун ел элек Гәрәй Мәгъcумҗанов Мари Илендә гөсләләрне таныту эшен башлап җибәрә. Йошкар-Оланың татар милли-мәдәни үзәгендә «Хәзинә» татар гөсләчеләр ансамбле оештыра. Бүгенге көндә ул әлеге уен коралын ясаучы остаз дәрәҗәсенә ирешкән музыкант та. Аның кулы белән кырыктан артык гөслә җитештерелгән. Ул ясаган гөсләләрдә Татарстан яки Мари Илендә генә түгел, ә Россиянең башка төбәкләрендә дә уйныйлар. 

Татар гөсләсе аерылып тора

Татар гөсләсе унике кыллы, элеккеләре тактадан кадаклап ясалган. Гөслә ясау өчен биш-алты төрле агач кулланыла. (Ә Гәрәй Мәгъcумҗанов үзе Геннадий Макаров ясаган гөсләдә уйнарга өйрәнгән икән.) 

Аның үз гаиләсендәгеләр дә гөсләдә уйнарга яраталар. Хатыны Татьяна музыка мәктәбендә эшли, оныкларны да музыкага, гаилә ансамбленә җәлеп иткәннәр. 

Әлеге музыка уен коралында уйнарга өйрәнүчеләр күп булу сәбәпле, гөсләләр җитмәве ачыклангач, тынгысыз йөрәкле милләттәшебез борынгы уен коралын үзе ясап карарга ниятли. Бер-бер артлы ясый башлагач, музыкантның күңеле дә үсеп китә. Бөтен вакытын ул гөсләгә багышлаганын үзе дә сизми кала. Ясаган саен уен кораллары камилрәк, яхшырак килеп чыга. Үз ансамбленә унбиш гөсләне әмәлләп тә куя. Гөсләнең өске өлешен ясау өчен сигез-ун ел дәвамында кипкән чыршы агачы кулланыла. Нәкъ шул җире тавыш оештыруга нык бәйле, төп урыны. Моннан тыш, каен, имән кебек каты агачлар да кирәк икән. Заманында гөслә кыллары зур мал эчәгесеннән эшләнгән. Ә инде 1913 елларда тимер кыллар тарттыра башлыйлар. Элегрәк кадак кагып ясалса, хәзер кадаксыз, җилем ябыштырып эшләнә.

– Без Мари Илендә урман эчендә яшибез. Ләкин гөслә ясарлык чимал таба алмый интегәбез. Гөслә ясау өчен агач чималны Краснодардан, Мәскәүдән һәм Казанның бер кибетеннән кайтартам. Бу мәсьәләне хәл итәсе иде. Агач борынгырак булган саен, тавышы яхшырак чыга. Гомумән, агачның ничек киселүе дә мөһим роль уйный, – ди остаз, үзе ясаган гөслә кылларын чиертә-чиертә.

Бер гөсләне ясау өчен ярты ел вакыт кирәк. Шуңа күрә Мари Илендә яшәүче милләттәшебезнең сабырлыгы сокландыра.

Йөз еллык гөслә моңнары

«Идел» журналының Ютуб каналындагы «Көй-MELODIA» проектында Гәрәй Мәгъcумҗанов йөз елдан артык тарихы булган гөсләдә дә төрле татар көйләре башкарды. Татар гөсләләре ике төрлегә бүленә: бер һәм ике яклы. Ягъни ике яклы гөсләдә берюлы ике музыкант, кара-каршы утырып уйный ала.  

Йөз еллык тарихи гөслә Мари Түрек районының Носла авылында табылган. 

– Бер гасыр тарихлы гөслә хәзергеләреннән формасы, ясалышы ягыннан аерылып тора: киң итеп киселгән, чиста тактадан ясалган, – ди Гәрәй Мәгъсүмҗанов. – Агачның еллык боҗраларын карасак, дөрес киселгән, шуңа күрә дә уен коралының тавышы үзенчәлекле. Гөсләне табып алганда, аның кыллары юк, такталары да купкан, чөйләре дә беткән иде. Өйгә алып кайтып, гөсләне яңарттым. Үзебезнең ансамбль белән якын-тирә төбәкләрдә оештырылган концертларда уйнап чыктык. Бу гөсләне Михаил Алексеев дигән кеше ике кызы өчен махсус ясаган. Кызлары кара-каршы утырып бергә уйнаган. Әлеге гөсләнең тагын бер үзенчәлеге шул: анда бәрмә уен коралы да бар. Бәлкем, өченче кеше дә уйнагандыр. Соңыннан мондый ике яклы гөсләне үзем ясадым. Музей экспонаты булырлык гөсләне гастрольләргә алып йөрми башладык.

Гөслә эченә кыңгырау элеп куелган. Агач чүкеч белән суккалагач, кыңгырау гөслә эчендә тавыш чыгара. Үзенә күрә ритм бирә. Гөслә ясаучының үзенчәлекле фантазиясенә бер дәлил бу. Шунысы кызык, фольклорчы галимнәр, музыкантларның мондый гөсләне очратканнары булмаган. 

Дәреслек булачак! 

Татар гөсләсе пентотоникада төзелгән, шуңа да татар, мари көйләрен уйнарга җайлы. Мәктәпләрдә музыка дәресләрендә өйрәнер өчен гаять кулай уен коралы. Мари Илендә яшәүче милләттәшебез Гәрәй Мәгъсумҗанов бу фикерне куәтли. Ул, үзлегеңнән өйрәнергә теләүчеләр өчен, «Гөсләдә уйнарга өйрәнү серләре» дигән дәреслек эшли башлаган. Уйнаган көйләрен дә, эшкәртмәләрне дә нотага төшерә. Шуларның барысын җыеп, китап итеп бастырып чыгарырга ниятли. Якын киләчәктә музыка мәктәпләрендә дә кулланырлык әсбап булачагына ышана. 

Чыганак

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев