Мөслим районы күләмендәге конкурста Яңа Усыдан Лариса Петрова уңыш яулады
Мөслим гимназиясендә район мәктәпләренең башлангыч класслары укытучыларының «Мин — милләтем мөгаллиме» ярышы уздырылган.
Татарстанда фәнни-техник үсеш елы уңаеннан оештырылган бу конкурста укытучыларның белемнәрен, осталыкларын биш юнәлештә сынаганнар: визит карточкасы, мастер-класс, иҗади сәләт, матур язу һәм матур әдәбият.
Конкурсның «Милләт горурлыгы» номинациясендә Яңа Усы мәктәбенең башлангыч класс укытучысы Лариса Петрова җиңү яулаган. Конкурстагы мастер-класста ул, керәшеннәрнең Покрау бәйрәме, аңа бәйле йола-гадәтләрне күрсәткән. Шуңа бәйле рәвештә, жюри Лариса Алексеевнаның дәресләрдә милли төбәк компонентларын урынлы куллану осталыгын югары бәяләгән.
Лариса Алексеевна — Усы авылы кызы. 32 ел педагоглык стажына ия. Ул балалар бакчасында да эшләгән. Дүрт чакрым ераклыктагы Бикмәч авылына йөреп, башлангыч класс балаларын да укыткан. 2000 елдан Яңа Усы мәктәбендә балаларга белем бирә.
Беренче мәртәбә уздырылган районкүләм конкурста карендәшебез керәшен милли киеменнән чыгыш ясаган. Алар гаиләсендә керәшеннәргә дә, башка халыкларга да бертигез мөнәсәбәт өстенлек итә. Лариса белән күрше егете, механизатор Александр гаилә корып, ике бала үстергәннәр. Уллары Артём да, кызлары Алиса да Яр Чаллы шәһәрендә яшиләр. Икесенең дә үз гаиләсе бар. Артём Зәй ягындагы Кабан Бастырык кызы Галинага өйләнеп, Марк исемле малай үстерәләр. Алиса Мөслимнән татар егетенә кияүгә чыккан, аларның ике кызлары үсеп килә. Ларисаның бертуган сеңелесе Лизаның ире — рус милләтеннән. Барысы бер милләт баллаары шикелле, дус-тату яши алар. Ә анысын исә Лариса Петрова үз әти-әнисе тәрбиясеннән килә дип саный.
Аларның әтиләре, 66 яшендә дөнья куйган Алексей Власович — Усы керәшене, ә әниләре Мария Мөхәммәдьяровна (1948 елгы) — Бикмәч авылыннан, мари кызы. Алар үз гаиләләрендәге биш балага да дөрес тәрбия бирәләр. Берсе — механизатор, икенчесе колхозда төрле эштә йөргән Григорьевлар бала тәрбияләү мәсьәләсендә чын педагоглар булганнар. Биш балаларының икесе укытучы һөнәрен сайлауда әти-әниләренең йогынтысы зур булган. Лариса шикелле үк, сеңелесе Елизавета Митюшкина да педагог, Усы мәктәбендә тарих фәне укыта. Аларның бертуган дәдәйләре, механизатор Юрийның хатыны Сөмбел дә укытучы, ул — Усы мәктәбенең татар теле укытучысы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев