Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

“Московский” мәдәният үзәгендә ачылган күргәзмәдә керәшеннәргә бәйле экспонатлар бар

Күргәзмәнең максаты – халыкның узганы һәм бүгенгәчә сакланып килгән традицияләре белән таныштыру

11 мартта Казанның “Московский” мәдәният үзәгендә Идел буе, Урал һәм себер татарларының тардицион культурасына багышланган күргәзмә ачылды. Анда керәшен милли үзенчәлекләрен чагылдырган экспонатлар да бар. 

Г.Ибраһимов исемендәге тел, әдәбият һәм сәнгать институтының фәнни экспедицияләре туплаган материаллардан һәм, шулай ук, Я.Емельянов исемендәге керәшен мәдәни үзәгендәге экспонатлардан, аерым осталарның кул эшләреннән оештырылган күргәзмәнең максаты – халыкның узганы һәм бүгенгәчә сакланып килгән традицияләре белән таныштыру. Иң түрдәге экспозицияләр керәшен халкының электән килгән көнкүрешен, кием, йорт-җир үзенчәлекләрен, бүгенге көндәге милли бәйрәмнәрен чагылдыра.

Күргәзмәне ачу тантанасында Казан шәһәре мәдәният идарәсе начальнигы урынбасары Эмиль Мостафин, Я.Емельянов исемендәге мәдәни үзәк директоры Людмила Белоусова, Г.Ибраһимов исемендәге тел, әдәбият һәм сәнгать институты директорының фәнни эш буенча урынбасары Олег Хисамов, тасвирый һәм декоратив-гамәли сәнгать бүлек мөдире Рауза Солтанова, бүлек хезмәткәрләре Людмила Шкляева, Наталья Герасимова, Ольга Улемнова, милли киемле курчаклар ясау остасы Альбина Нуретдинова һәм башкалар катнашты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев