Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Моңлы сандугачыбыз Лариса Басыйрованың кул эшләре күпләрне таң калдыра

Матурлыкка тартылучы карендәшебез Лариса Басыйрова – үз сәхнә күлмәкләренең дизайнеры. Күлмәкләрнең милли элементларын үзе иҗат итә. Аны тагын да тулыландырып җибәрү өчен тамакса һәм түшлек ясый.

Иң элек, Лариса кирәкле материалларны туплый: төрле зурлыктагы тәңкәләр, тасмалар, сәйлән, ташлар, чыдам, тыгыз тукыма. Лариса тамаксаларның һәрберсенең эскизын үзе уйлап чыгара. Идея барлыкка килгәч тә, булган материалларны куеп карый, рәсем «тудыра».

— Эшемдә бары тик чын тәңкәләр генә кулланам. Аларны башта физраствор белән яхшылап чистартам, юам һәм соңыннан ялтырап торган тәңкәләрне әзер тукымага тегәм. Тамакса ясау өчен пыяладан ясалган ташлар гына кулланам. Бу, вакытлар үткәч тә, ялтыравык төсен югалтмасын өчен мөһим. Тәңкәләрне төгәл бер принципка нигезләнеп текмим. Кайсында күп итеп берничә рәт булырга мөмкин, яисә, киресенчә, азрак кулланам. Мин традицияне саклап, яңартылган вариантны тәкъдим итәм халыкка, — дип сөйләде Лариса. 

Шуны да искәртергә кирәк, заманча итеп ясалган, ерактан ук ялтырап торган әлеге тамаксаларны этник керәшен күлмәкләре белән тагу килешле булмас. Җемелдәп торган бу тамаксалар яңартылып теккән сәхнә күлмәкләренә килешер. Этник костюм белән заманчасын бутамыйк, карендәшләр. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев