Югары Баграж мәктәбе ябылу-ябылмау турында сүзләр йөргән иде
- Укытучылар һәм техник хезмәткәрләр көче белән мәктәпкә ремонт ясалды. Ашханәдә түшәмнәр агартылды, стеналар, спорт залы тулысынча буялды. Мәктәп уку елын башларга тулысынча әзер.
1 класска быел 3 бала укырга керәчәк, 9да - 8 укучы.
Сүз уңаеннан, Югары Баграж мәктәбе ябылу-ябылмау турында сүзләр йөргән иде. Мәктәп быелгы уку елында ябылмаячак. Ул Сарсаз мәктәбенең филиалы булып тора. Анда 3 укучы укый.
Мәктәбебезнең уңышлары да байтак. Укучылар спорт ярышларында катнашалар, даими призлы урыннар алып торалар. Узган уку елында фән олимпиадасы буенча муниципаль турда татар теленнән 1 урын, ә тормыш иминлеге нигезләреннән 2 икенче урын булды. Укучылар төрле конференцияләрдә, бәйгеләрдә уңышлы чыгыш ясап киләләр,- дип хәбәр итте безгә Валентин Иванович Мартемьянов, Зәй районы Сарсаз-Баграж мәктәбе директоры:
Нет комментариев