«Микулай» спектакле Кәрим Тинчурин исемендәге X Халыкара заман милли драматургия театр фестивалендә катнаша
Хәбәрләр

«Микулай» спектакле Кәрим Тинчурин исемендәге X Халыкара заман милли драматургия театр фестивалендә катнаша

Фестиваль кысаларында «Микулай» спектакле Г.Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театрында 19 сентябрьдә булачак

15-20 нче сентябрь көннәрендә Казанда Кәрим Тинчурин исемендәге X Халыкара заман милли драматургия театр фестивале үтәчәк. Фестивальдә Башкортстан, Марий-Эл, Түбән Новгород һәм Татарстан театрлары катнаша. Шул уңайдан, Г.Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театры да 19 сентябрьдә 16:00 сәгатьтә «Микулай» спектаклен тәкъдим итәчәк. Режиссёр – Россиянең атказанган артисты, Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе Ренат Әюпов.


Нет комментариев