Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Менделеевск районында керәшен яшьләре җыелачак

Очрашуны районның актив яшьләре оештыра.

4 февральдә Менделеевск районының Сәйтәк авылында керәшен яшьләре очрашуы узачак.

Аны “Бәрәкәт” яшьләр бүлеге белән берлектә Менделеевск районының активисткасы, яшь җырчы Яна Шалаумова һәм Сәйтәк авылы клубы җитәкчесе Ясминур Гиззатуллина оештыра.

– Алексей белән (“Бәрәкәт” яшьләр бүлеге җитәкчесе - авт.) күптәннән районнарда да керәшен яшьләрен активлаштыру әйбәт булыр иде, дип йөри идек. Ниһаять, бу эшне Менделеевск ягыннан башларга булдык. Сәйтәктә яшьләр бик күп. Өстәвенә, бу минем әби-бабамның авылы. Анда еш кайтып йөрим.

Әлбәттә, без керәшен яшьләрен генә түгел, иҗат итәргә, проектлар оештырырга теләгән һәркемне көтеп калабыз. 12 яшьтән олыракларны чакырабыз. Иң мөһиме, теләк, – дип сөйләде безгә Яна.

Бу юлы очрашуга Казаннан да “Бәрәкәт” яшьләр бүлеге активистлары киләчәк.

Беренче очрашуда яшьләр танышырга, аралашырга, өстәл уеннары уйнарга һәм эш планын билгеләргә җыена. Алга таба шулай атнасына ике тапкыр җыелышлар, очрашулар, чаралар уздырырга телиләр. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев