Менделеевск районына «Пазл» изге эшләр десантының республика отряды төште
Хәбәрләр

Менделеевск районына «Пазл» изге эшләр десантының республика отряды төште

Чарада өлкәннәр һәм балалар өчен мастер-класс оештырылды

Оештыручылар Монай, Иске Гришкинда мастер-класслар үткәрделәр. Соңгы маршрут Бәзәкә авылы булды.
«Пазл» активистлары белән Бәзәкә, Татар Тәкәше, Сәйтәктәге балаларның көндезге мәшгульлеге оештырылды. Отряд командиры Анастасия Телеш сүзләренчә, балалар өчен мәдәни-күңел ачу программасы әзерләнгән.
Отряд составына ТР профильле медицина, мәгариф учреждениеләре вәкилләре һәм студентлары керде. Алар беренче ярдәм күрсәтү, кеше организмының төзелеше турында сөйләделәр.
Ахырда яшь катнашучылар флешмоб тәкъдим иттеләр.
Өлкәннәр һәм балалар өчен мастер-класс оештырылды.

 

Чыганак

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны МАХ-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Нет комментариев