Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Менделеевлылар махсус хәрби операция зонасындагы солдатларга курчак-саклаучылар әзерли

Бу хакта «Менделеевск яңалыклары» хезмәткәрләре хәбәр итә.

Шушы көннәрдә «Туганайлар» керәшен җыр һәм бию халык фольклор ансамбле катнашучылары, Сәйтәк авылында туып-үскән кул эшләре остасы Лидия Ломакина җитәкчелегендә, курчак-саклаучылар ясау буенча мастер-класс үткәргән.

Әлеге чара Изге Валентин көне алдыннан, курчак-саклаучыларны махсус хәрби операциядә катнашучыларга тапшырырга дигән максаттан оештырылган.  

– Саклаучыларны гади генә материаллардан әзерләдек – ситсы тукымадан һәм төсле җепләрдән. Кайберләре нигез итеп салам яисә мунчала ала. Тукыма кисәкләрен үзенчәлекле итеп тездек һәм кызыл җеп белән бәйләдек – бу төс элегрәк Россиядә тормыш төсе саналган. Нәтиҗәдә кечкенә курчак барлыкка килде – толымлы, сарафанлы һәм билбавында төене булган үзенчәлекле төстәге. Безнең курчаклар – көчле яклаучылар, алар үзенең иясен куркыныч хәлләрдән саклыйлар һәм аның яныннан бәла-казаны куалар, – дип сөйли Лидия Ломакина. 

Шушындый ук мастер-классны Бәзәкә мәктәбе базасында барлык класс укучылары өчен дә уздырганнар. Символик бүләкләр белән укучылар һәм ансамбль осталары геройларга изге теләкләр язылган валентинкалар бирәчәкләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев