Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

“Май чабу” – Язны каршылау

Александр Филипповның “Керәшен бәйрәмнәре” китабыннан “Май чабу” хикәясе

Май чабу атнасы ел саен Олы көнгә бәйле рәвештә төрлечә килә. Ул һәрвакыт Пасха алдыннан була торган 7 атналык олы уразага бер атна калгач башлана. Борынгы бабаларыбыз аны төрле йолалар белән үреп үткәргәннәр. Соңыннан алар саламнан ясалган карачкы яндыру, коймак, көлчә, күзикмәк пешерү, киенеп-ясанып йөрү кебек халыкның традицион йола-гадәтләренә әверелгән. Май чабу күп гасырлар буена халыкның масса-күләм күңел ачуы буларак үткәрелгән. Җигүле атларны бистәр, сөлгеләр, җиз кыңгырау-шөлдерләр белән бизәп йөрүләр, төрле мавыктыргыч кызыклы уеннар, урамда пешерелгән кайнар коймак, күмер кызуында кыздырылган ит, баллы-җимешле чәй белән сыйланулар, чаңгы яки чәнәшкә белән тау шуулар...Хәзерге “Кыш озату” бәйрәмен бер көндә йомгаклап куялар. Ә бит “Май чабу”, күрше авыл агайларының үзара килешүләре буенча, атна дәвамында әле берсендә, әле икенчесендә үтә торган иде.

Атнаның һәр көне билгеле бер тәртип буенча бара. Мәсәлән, дүшәмбе – “бәйрәм каршылау көне”. Балалар май чабуны кардан таулар өеп башлап җибәрәләр. Май чабу атнасының символы – коймак. Дүшәмбедә һәр өйдә гаиләнең үзенә генә билгеле рецепт белән коймак пешерелә. Табадан беренче төшкән коймак, ата-аналар рухы өчен дип, ачык тәрәзәгә куела яки хәер итеп бирелә. Сишәмбедә төрле кызыклы уеннар башлана. Чәршәмбе – “тәмле тамаклар” көне. Кияүләр каенанада кунакта була. Кече атна – бәйрәмнәрнең иң кызган көне. Татар атнасы көнне каенаналар кияүгә кунакка баралар. Атнакич – каенсеңелләр утырмага килә торган көн. Атнакөнне “Май чабу” бәйрәме белән саубуллашалар. Башка көннәрдәге гадәт-йолаларның урыннарын алыштырырга да мөмкин. Ә менә “саубуллашу” көнен башкалары белән бутап булмый. Бу көнне кардан өелгән тау өстендә салам тутырып эшләнгән карачкы-курчак яндырыла.

Май чабу атнасында егетләр һәм кызлар танышып калырга тырышалар. Бу елны өйләнешкән парлар, кызлар такмак әйтеп торганда, таудан бергә шуып төшәргә тиешләр.

Атна уртасыннан башлап, өйләнмәгән егетләр таудан чана шуалар. Гармуннар белән җигүле “тройка”да узышалар.

Май чабуда кар яуса, карабодай уңа.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев