Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Махсус хәрби зонада — «Кряшен»

Ватан кушкан бурычны үтәүчеләр арасында үз»Кряшен»ебез бар, ә махсус хәрби операциядәгеләргә барлык карендәшләр бер гаиләдәй берләшеп ярдәм итә.

Махсус хәрби зонада хезмәт итүчеләр арасында «Кряшен» позывноен йөртүче якташыбыз да бар. Биектауда яшәүче ул карендәшебез белән, аның кыска вакытлы ялы бетәр алдыннан хәбәрләштек. Махсус хәрби операция башланганда ковид белән дәваханәдә яткан чагы була аның. Авырып яткан шул ике айда уйланырлык, бер карарга килерлек вакыты җитәрлек була. Үзен махсус хәрби операциягә җибәрүләрен сорап, хәрби комиссариатка бара. Ләкин аның анда китәр яшьтән узганын әйтеп, контракт төземиләр.

Шулай да карендәшебез фикерен үзгәртми. Йөри торгач, үз теләге белән, ирекле-доброволец булып язылып, үзен махсус хәрби зонага җибәрүләренә ирешә. Тамырлары Сарман районының Түбән Чыршылы авылына тоташкан, ә хәзерге вакытта Биектауда гомер кичерүче карендәшебез «Кряшен» позывноен йөртә. Аның ни өчен шундый позывной сайлавы белән кызыксындык.

Үзе белән бергә хезмәт итүчеләр арасында Казан егетләре дә барлыгын әйтте ул. Рус булса да, берсе үзенә «Татарин» позывноен алган, икенчесе — «Ватяг», тагын берсе — «Мордвин». Безнең республиканың анда хезмәт итүче егетләре керәшеннәрне дә, карендәшебезнең керәшен икәнен дә беләләр, шуңа аның позывноена исләре китмәгән. Ә командирлары карендәшебезнең позывноена аерым игътибар итеп, аның нәрсә аңлатуын сораган. Ул керәшеннәр, аларның тарихы, культурасы турында сөйләп биргән. Командирлары керәшеннәр белән чынлап торып кызыксынган, ялга кайткач, аның үз сөйләгәннәрен раслап, нәрсә дә булса алып килүен сораган.

Шуңа күрә карендәшебез кыска вакытлы ялында Биектаудан Казанга, Я. Емельянов исемендәге мәдәни үзәккә килгән. Үзәк җитәкчесе Людмила Белоусова һәм андагы хезмәткәрләр белән очрашып, үзенең үтенечен җиткергән. Үз чыгышы, үз тамырлары белән горурланучы «Кряшен» позывнойлы карендәшебезне биредә олылап, зур хөрмәт белән каршы алганнар. Үзәк эшчәнлеге, музейдагы экспонатлар белән таныштырганнар. Саубуллашканда, командирына бүләк итәр өчен, Максим Глухов-Ногайбекның «Судьба гвардейцев Сеюмбеки» китабын һәм керәшен символикалы сувенирлар да биргәннәр.

Ялга кайткач, кабат ирекле хәрби булып язылып, алтмыш җиде яшендә тагын махсус хәрби зонага, алгы сызыктагы үз хезмәттәшләре янына китүче «Кряшен»гә уңышлар һәм үз якыннары янына исән-сау кайтуын теләп саубуллаштык.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев