Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Махсус урыннарда кемнәр машинаны бушлай куя ала?

Машинаны бушлай куеп тору мәсьәләсенә ачыклык кертелгән.

Инвалидлар махсус аерым билге куелган очракта, машина куеп тору урыныннан бушлай файдалана алалар. Моның өчен автомобиль турындагы белешмәләрне инвалидлар реестрына кертергә һәм рөхсәт алырга кирәк. Махсус урыннарда кемнәр машинаны бушлай куя ала?

1. I һәм II группа инвалидлар.

2. Мөстәкыйль хәрәкәтләнү авыр булганда, III группа инвалидлар.

3. 2020 елның 1 июненә кадәр инвалид булулары медик-социаль экспертиза тарафыннан расланган  III группа инвалидлар.

4. Инвалид бала йөртелә торган автомобильләр.

Рөхсәтне ничек рәсмиләштерергә?

Бушлай машина урынын Дәүләт хезмәте порталында яки күп функцияле үзәкләрдә рәсмиләштерергә мөмкин.

Инвалид балаларның әти-әниләре күп функцияле үзәкләр аша гына рәсмиләштерә ала.

Белешмәләр реестрга 15 минут эчендә кертелә. Дәүләт хезмәтендә ул, хәбәр буларак, шәхси кабинетка килә. Күп функцияле үзәктә печать куелган кәгазь документ бирелә.

Бер кеше бушлай машина кую урынын бер автомобильгә генә рәсмиләштерә ала.

Әгәр автомобиль турында белешмәләрне үзгәртергә кирәк булса, яңа гариза язарга кирәк. Искесе автомат рәвештә юкка чыгарылачак.

Парковка өчен нинди кагыйдәләрне үтәргә кирәк?

1.Машинаның алгы яки арткы пыяласына «Инвалид» билгесен беркетергә. Аны бензин салу урыннарында, автокибетләрдә сатып алырга яки төсле принтердан чыгарырга мөмкин. Моның өчен файлны рәсмиләштерү вакытында ала аласыз.

2.Инвалидлыкны раслый торган документлар үзегез белән булырга тиеш. Аларны тикшерү өчен ГАИ хезмәткәрләре сорарга мөмкин.

Ватаным Татарстан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев