Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Мәтрүшкәле чәй

Зәй районының Сарсаз Баграж авылында яшәүче карендәшебез Людмила Чернова мәтрүшкә чәен тәмле дә, файдалы да дип саный.

Людмила мәтрүшкәне ел саен күп итеп җыя икән. Бу җәй коры килсә дә, алар ягындагы елга буйларында, тирә-якка хуш исләрен таратып, зәңгәр мәтрүшкә (душица) үскән. Людмила аны быел да күп итеп җыйган. Ул үзе куллана торган рецептны “Туганайлар”ны укучыларга да тәкъдим итә:

– Киптерелгән 1 аш калагы мәтрүшкә өстенә кайнап торган 1 стаканга салып, ут өстенә утыртабыз һәм кайнатып чыгарабыз. 10-15 минут сүрән утта тотканнан соң, суытып сөзеп куябыз. Гади заварка чәйнегенә 1 чәй калагы мәтрүшкә, 2-3 чәй калагы яшел чәй салып, кайнар су агызып, бераз тоткач эчәргә була.

Бу төнәтмәне йокысызлыктан интеккәндә дә эчәргә ярый. Ул вакытта бер чирек стакан мәтрүшкә төнәтмәсенә бер чәй калагы бал салып эчсәң яхшы. Аскорбин кислотасына, корвалолга һәм эфир майларына бай мәтрүшкәнең нерв авыруларыннан да файдасы бар. Ул ашказаны согы бүленеп чыгуны арттыра, тән температурасын төшерә, ютәлләгәндә ярдәм итә, организмнан артык холестеринны куа. Шулай ук, депрессия, хәлсезлек вакытында һәм арыганлыкны бетерү өчен дә мәтрүшкәле чәй эчәләр.

Людмила Чернова мәтрүшкә чәенең зыянлы булу мөмкинлеген дә онытмаска киңәш итә. Мәтрүшкәле төнәтмәне йөклелек вакытында бөтенләй эчәргә ярамый. Потенциягә начар йогынты ясамасын өчен, ирләр дә мәтрүшкәне чәй урынына кулланудан сакланырга тиешләр. Кан басымы югары булганда да мәтрүшәкле чәй эчәргә ярамый (кан басмы түбән булганда исә аның файдасы бар).

Кыскасы, табиб киңәшеннән башка, дәва буларак, шифалы үләннәрне кулланырга ярамый.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев