«Агымдагы ел ахырына кадәр ГОСТка тиешле үзгәрешләр кертеләчәк», дип яза «Российская газета».
Автомобильдәге дәүләт номерының аскы уң як почмагында триколор 2024 ел ахырына кадәр мәҗбүри булачак, дип белдерде Дәүләт Думасының мәгълүмати сәясәт комитеты башлыгы Александр Хинштейн.
ЮХИДИда элегрәк номерны Россия флагыннан башка алган кешеләргә төзәтмәләр кагылмаячак, дип хәбәр итәләр. Дипломатик корпус машиналарының кызыл номерлары өчен дә искәрмә ясалачак — аларның значогы факультатив булачак.
Нет комментариев