Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Марттан ниләр үзгәрә?

Язның беренче көне Казан халкы өчен дә, россиялеләр өчен дә яңалыклар алып килде

Башкалада яшәүчеләрне җәмәгать транспортында йөрү бәяләрен 35 сумга күтәрү белән “сөендерсәләр”, хокук саклау органнарына митинглар барышында буйсынмаган өчен штрафлар арту бөтен ил халкына да кагылачак

Персональ мәгълүматларны ныграк саклыйлар
Һәр кешенең шәхси мәгълүматлары хәзер ныграк сакланачак. Хәзер кеше үзенең кайсы шәхси мәгълүматын (исем яисә фамилиясеме, адресынмы, телефонынмы) күрсәтергә тели, шуны гына күрсәтә алачак. Моңа кадәр без персональ мәгълүматларны тикшерергә рөхсәт бирәбез дип кенә яза идек. Хәзер исә персональ мәгълүматларны законсыз тарату законсыз саналачак.

Балаларга пособие түләүдә үзгәрешләр
1 марттан гариза язмаган очракта Россиядә яшәү минимумыннан азрак керем туры килгән гаиләдәге өч яшькә кадәрге балаларга пособие түләнмәячәк. Элек процедураны пандемия сәбәпле кыскартканнар иде, пособие автомат рәвештә озайтылды.  

Хәзер балаларына 1 яшь тулган ата-аналарга ташламаны озайту өчен социаль түләүләрне исәпләү өчен кирәкле документларны җыярга һәм шәхсән тапшырырга кирәк булачак. Шулай ук балага ике яшь тулгач та бу процедураны кабатларга кирәк. Моннан тыш, социаль яклау органнарына һәм Республика Пенсия фондына яшәү урыны үзгәрү һәм пособие түләүне туктата торган башка сәбәпләр турында хәбәр итәргә кирәк. Закон буенча өч яшькә кадәрге балаларга пособиены ел саен, ягъни баланың һәр туган көненнән соң янә рәсмиләштерергә кирәк.

Мәктәпләрдә директор киңәшчеләре барлыкка киләчәк
1 марттан кайбер төбәкләрдәге мәктәпләрдә директорларның  тәрбия буенча киңәшчеләре барлыкка киләчәк. Алар мәктәпләрдә тәрбия эшләре белән шөгыльләнәчәк.

Билетсыз балаларны төшереп калдырмаячаклар
Җәмәгать транспортында билет сатып алмаган балаларны хәзер төшереп калдыру закон тарафыннан тыелачак. Бу өлкәннәрдән башка траспортта баручы 16 яшькә кадәрле балаларга кагыла.

Яңа юл билгеләре барлыкка килә
Россия юлларында фотовидеотеркәүче автоматик камера булу турында кисәтүче яңа билге барлыкка киләчәк. Әлегә кадәр бу хакта машина йөртүчеләргә фотоаппарат сурәте төшерелгән табличка гына хәбәр итә иде.


Шәһри Казан

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев