Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Мартта – Балык Бистәсе керәшеннәре айлыгы

Я.Емельянов исемендәге мәдәни үзәкнең 2021 елда башланган “Җакын дуслар җыелышкач” проектын тормышка ашыру дәвам итә. Бу юлы Балык Бистәсе районы керәшеннәре март ае дәвамында үз якларының җыру-бию үзенчәлекләрен, бәйрәмнәрен, йолаларын күрсәтәчәкләр, үз районнарының танылган кешеләре турында сөйлиячәкләр

Җәкәү җортындагы музейда март дәвамында “Балык Бистәсе керәшеннәренең мәдәниятен һәм көнкүрешен чагылдырган күргәзмә эшли. Аны барыгыз да барып карый аласыз.

Шулай ук, Я.Емельянов исемендәге мәдәни үзәкнең һәм “Туганайлар” газетасының  интернет киңлекләрендәге рәсми аккаунтларында бу районда туып-үскән күренекле керәшен шәхесләре, авылларның тарихлары белән дә танышырга була. 17 мартта – Юрий Гордеев, 28 мартта Татьяна Ефремова белән оештырылачак “туры эфир” да игътибарыгыздан читтә калмас.

18 мартта – угыз ризыгы әзерләү, ә 28 мартта сарык тиресе эшкәртү буенча  мастер-класс карарсыз.

Балаларның “Айбагыр” (17 март) һәм “Алан”фольклор коллективлары чыгышы, ул ансамбльләрнең тарихына багышланган видеолар да кызыксындырмый калмас

Бу мәдәни үзәктә 10 мартта – Балык Бистәсе егете, Г.Камал исемендәге татар дәүләт академия театры артисты Олег Фазылҗанов концерты, ә 25 мартта Алан-Полян авылы мәдәният йорты белән берлектә оештырылган әдәби кичә була.  

Балык Бистәсе керәшеннәре айлыгы 31 мартта Җәкәү җортында “Җакын дуслар җыелышкач” дигән бәйрәм концерты белән тәмамлана.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев