Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Мамадышта яшәүче кыска буйлы Артур Афанасьевның активлыгы бик күпләргә үрнәк

Артур Афанасьев – керәшен егете. Буе 1 метрдан артык, авырлыгы 32 килограмм. Ул төшеп калган егет түгел, ут яндырып яши.

Артур Афанасьев Мамадыш районының Ташлыяр авылы егете. Гаиләдә өч бала — апасы, энекәше һәм Артур үсәләр. Язмыш сөеп кенә яшәмәгән аларны. Артур башлангыч сыйныфны мәктәпкә йөреп укыган, бишенче сыйныфтан өйгә килеп укытканнар.

«Бигрәк тә физкультура, тормыш иминлеге нигезләрен фәнен яратып укый идем. Башкалардан артта калырга тырышмадым. Әти үлгәндә миңа алты яшь кенә иде. Кечкенә булсам да хәтерлим. Бик оста гармунда, баянда уйный иде әти. Балаларны бик яратты, мине бигрәк тә яратты. Әнием дә бик игелекле иде. Фермада сыерлар сауды. Илле яше дә тулмады, үлеп китте. Әти-әниемне бик сагынам», — дип искә ала ул.

Аңа Мамадышның үзендә яшәүчеләргә ияләнүе бераз кыенрак булган.

«Урамда бармак төртеп узучылар, бигрәк тә балалар көлеп карый иде. Әмма мин күңелемне төшермәдем, хикмәт буйда түгел бит, иң мөһиме күңелең яхшы, йөзең ачык булсын. Сәхнә киемнәремне заказ белән тектерәләр. Көндәлеккә кия торганнарын да Казаннан заказ биреп тектертәм. 32-36 размерлы аяк киеме киям, – дип уртаклашты ул.

Буем кечкенә дип һич кенә дә күңелсезләнеп утырырга вакыты юк Артурның. Җырларга, спектакльләр уйнарга, КВНнарда чыгыш ясарга ярата. 

«Авылда үскәч микән, күбрәк авыл турында җырларга да, тыңларга да яратам. Мәдәни чараларга чакырып кына торалар, якын итеп, үз итеп сөйләшәләр, якты йөзләре, якын итүләре өчен рәхмәт», — дип сөйли.

 Казанда шәхси күчмә циркта да эшләп алган.

— Пычак, лезвие, пыялалар ярдәмендә фокуслар күрсәтә идем. Әмма өч кенә ай эшләдем дә, түләү булмагач, аннан киттем. Спортны бик яратам. Авыр атлетика төре белән шөгыльләнәм. Яткан хәлдә штанганы күтәрә алам. Гер спортын да үз итәм. Чаңгыда йөрергә, футбол уйнарга яратам, шашка-шахмат уйныйм. Татарстан буйлап ярышларга чыгабыз. Миңа кешеләр арасында булу рәхәтлек бирә, аралашам, яңа дуслар табам, бик күңелле яшим, — ди егет.

Күпмедер вакыт Мамадышта үз фатирында яшәгән. Әмма соңыннан интернатка күченгән.

— Фатирда бар уңайлыклар да бар иде. Тик көн саен ризык әзерләү дә кыенрак. Туганнарга да комачаулык тудырасым килмәде. Уйладым да Шәдче авылындагы картлар һәм инвалидлар интернатына килдем. Монда бик яхшы каршы алдылар. Авырып китсәм дә табиблар янымда гына, барысы да ярдәм итәргә генә тора, тормышымнан канәгать, – дип әйтә ул.

Һәркемгә ачык күңелле Артурның дуслары да бик күп. Сәламәт булып та күңел төшенкелегенә, ялкаулыкка бирелгән бик күпләргә үрнәк бу кыска буйлы егетнең активлыгы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев