Мамадышта Алиса Спиридонованың фотокүргәзмәсе ачылды
Хәбәрләр

Мамадышта Алиса Спиридонованың фотокүргәзмәсе ачылды

Алиса Спиридонова - талантлы фотограф, берничә ел Республика керәшен иҗтимагый оешмасының "Бәрәкәт" яшьләр бүлеге җитәкчесе булып эшләде

Мамадышта шәһәр көнендә Алиса Спиридонованың  күргәзмәсе ачылды. Биредә Алисаның шәхси, төрле илләр буенча сәяхәтләре, табигать күренешләре,  керәшеннәр тормышын чагылдыручы фотолары урын алды.

Алиса Спиридонова - талантлы фотограф, берничә ел дәвамында  Республика керәшен иҗтимагый оешмасының "Бәрәкәт" яшьләр бүлеге җитәкчесе булып эшләде. Карендәшебез берничә ел элек Мамадышка күченеп китсә дә, керәшеннәр тормышы белән кызыксына, һәрдаим чараларда актив катнаша.


Нет комментариев