Хәбәрләр

Мамадыш сәхнәсендә — «Покрау утырмасы»

Мамадыш районының төрле оешмалары арасында «Звездопад» конкурсы бара.

Районның 12нче «Ләйсән» балалар бакчасы коллективы Мамадыш район мәдәният йортындагы конкурста керәшеннәрнең элгәредән килгән йоласын —  «Покрау утырмасы»н күрсәткәннәр. 

«Бик теләп уйнадык, халык та игьтибар белән, кызыксынып карады», — диде тәрбияче Римма Кузнецова.

2023 елның ноябрь аенда башланган бу фестиваль-конкурс 2024 елның апрель аена кадәр барачак. Ул райондагы предприятие, учреждение һәм мәгариф оешмаларының үзешчән сәнгать коллективлары арасында оештырыла.

 

 

 

 


Нет комментариев