Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Мамадыш районы авылларында язып алынган туй җырулары

Керәшен туе – үзе бер тамаша.

Әйбер элү җырлый-җырлый башкарыла. Тәре алъяпкычы эләбез. Ул шунда, элгән урынында тузсын, диләр.

 

Басуларга җитен чәчтем,

Җитеннәрем җитен булсын, дип.

Бу, ди, әйберләрне без эләбез,

Элгән җирләрендә тузсын, дип.

 

Кәләмперләр салдым – акмаска,

Бадийаннар салдым – батмаска.

Бу, ди, әйберләрне элеп куйдык,

Берсесе дә әйләнеп кайтмаска.

 

Тагын шаян җыру да бар әле:

Ары да шыбыт булдык,

Бире дә шыбыт булдык.

Инде шөкер бер Ходайга,

Қодалардан котылдык.

 

Китәр алдыннан, саубуллашканда, кодалар шулай җырлыйлар:

Пар атларны җиктем, и, җаратып,

Килгән җулларыбызга ла каратып.

Безләр килдек сезләргә, и, җан атып,

Сезләр калырсыз микән лә җаратып.

 

Тәрәзәләрнең өлгесен,

Күтәреп куй бер читен.

Каршы алулары бик күңелле,

Озатулары бик читен.

 

Әнә килә автомобиль,

Төягәннәр перәннек.

Аерылышу минутына

Менә килеп терәлдек.
 

Ураккайлар урдым, куйдым сослан,

Аның араларыннан җил үтмәс.

Безләр барыбыз да тату булсак,

Ич бер әдәмнәрнең лә сүзе үтмәс.

 

Сары атлар алдым ла сатуга,

Сары майлар эчтем лә катуга.

Безгә адәмнәрнең исе китә,

Без барыбыз шушылай татуга.

(Берсут керәшеннәре җыруы).

 

Туй киткәндә болай дип җырлыйлар:

Сулар ага арыктан,

Кодалар карый җарыктан.

Кодалар карый җарыктан,

Җиккән аткайлары зарыккан.

 

Иртәләр дә торып мин сызгырдым,

Болын печәннәре кипсен дип

Болын печәннәре кипте инде,

Кайтыр бакытлар җитте инде.

(Юкәче керәшеннәре җыруы).

 

Кода сыйлау...

Кыраклый тавык, кыраклый,

Әллә карчыгалар килгәнме?

Бик ямьле тавыш ишетелә,

Әллә кодаларыбыз килгәнме?

 

Алтын булып агыйммы,

Көмеш булып тамыйммы.

Сез кодалар каршысында

Шәмнәр булып җаныйммы?

 

Өстәл өскәйләренә ни килешә,

Күтәрепкәй суккан ашъяулык.

Никләр ашамыйсыз, ник эчмисез,

Сезнең өчен пешергән ашамлык.

 

Өй, ди, түрләрендә, и, сатыгыз,

Сатыгызга җибәргән атыгыз.

Килгәннәрдән бирле карап торам,

Әүлияләр икән затыгыз

(Юкәче керәшеннәре җыруы).

 

Алтын балдак, көмеш каш,

Кирәк булса, сандык ач.

Сезнең кебек булса булыр

Сәхрәләрдә сандугач

(Җөри керәшеннәре җыруы).

 

“Милли-мәдәни мирасыбыз” китабыннан алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

1

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев