Макаровның хатыны Фирдания: «Кечкенә чакта, радио «тәлинкә»се куелган багананы кочаклап, Марсның көйләрен тыңлый идем»
Композитор, виртуоз баянчы, шагыйрь, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Марс Макаровның 85 еллыгына багышланган кичәдә аның хатыны үз истәлекләре белән уртаклашты.
Марс Макаровның хатыны Фирдания ханымны әлеге кичә барышында композиторның иҗат мирасын саклаучы, яклаучы фәрештә белән чагыштырдылар. Шыгрым тулы залдагы тамашачы каршына чыккан Фирдания ханым да, үзенең хатирә-истәлекләрен сөйләде:
— Алтмыш беренче еллар, беренче класска керергә җыенам. Ул вакытта әле өйләрдә радио юк. Урамда, радио «тәлинкә»се куелган багананы кочаклап, «Каз канаты», «Биләр яшьләре» кебек әсәрләр тыңлыйм. Кечкенәдән Марс Макаров кумирым булды, аны тыңлап, яратып үстем. Үзебез дә — җырчылар нәселе. Сигезне бетереп Казанга килгәч, концертларга йөрим, әмма Марс берсендә дә күренми. Авиациядә эшли идем, бүлмәдәш кыз Марсның белгән кешесенә кияүгә чыгып йөри. Беренче көнне — олылар, ә икенче көне яшьләр туе. Марс Макаровның да туйда буласын ишеткәч, рәхәтләнеп җырларлык баянчы бар икән, дип уйлап куйдым. Килдек, чәүкәләр шикелле чыкы-чыкы килеп, икенче этажга мендек. Ә анда идәндә Марс йоклап ята. Без кергәч торды да, башын да күтәрмичә, аскы катка төшеп китте бу. Шундый олы баянчы, күренекле Марс Макаров башы белән ничек туйга йөри икән, дигән уй килде күңелгә. Туйда «җырла әле, Фирдания» диделәр. Марс баянын алды һәм, «Каз канаты» көен уйный башлады. Тоналностьны да дөрес алып, җиңел генә уйнап китте, концертларда бергә җырлап йөргәнбез, диярсең. Соңыннан ул миннән музыка белемем бармы-юкмы икәнен сорады. Андый белемем юклыгын, «Саз» ансамбленә йөрүемне әйттем. «Сезгә яраклы җырларым бар, бәлки яздыртырбыз», диде.
Озакка сузмадык, атна-ун көн эчендә авылга кайттык. Шул сиксәненче елның март аенда очучы егет мине сорарга кайткан иде. Әтинең апасы авыр хәлдә яткач, безнең гаилә кору кичектерелде. Калган эшкә кар ява, дип әйтүләре дөрестер... Марс белән авылга кайттык. Күземне дә йоммыйм: «Таныштык та, бергә яши башладык», — дим. Ул елларда күрелгән хәлме? Әти белән әни аптырап калдылар, әле шуннан соң да еллар буе исләренә килә алмадылар. Марс авыру иде. Ә теге егет — ике метрлы, яшь аермабыз да аз. Марс миннән ундүрт яшькә олырак. Әмма аның баянда уйнавы, таланты, минем музыка яратуым барысын да оныттырды, безне гомерлеккә бәйләде. Теге кирәк, бу кирәк дип, тормышта Марсны беркайчан да тинтерәтмәдем. Ничек бар, шулай яшәдек. Ул миңа үзем тапкан баладай якын иде. Гади булды. Әрчеп пешергән бәрәңгене дә, тәмле булган дип ашый белде. Әгәр дә аның кадерен белмәгән, олы талант иясе икәнен аңламаган булсам, утыз биш ел бергә яши алмаган булыр идек. Аның талантын татар җәмәгатьчелеге аңламады, тиешенчә бәяләмәде. Берсендә үзе дә әйтеп куйды: «Мөгаен, мине керәшен булганга яратмыйлардыр».
Бергә яши башлагач, Марс Макаров исеменнән башка, дәүләт тарафыннан бирелгән дәрәҗәле бүләкләрең, исемнәрең юк, квартир алу өчен эшне нәрсәдән башлыйбыз, дим моңа. Аны андый тормыш мәшәкате белән борчып булмый бит инде. Үзем мәдәният министры янына барып, барысын да сөйләдем, документларның дүрт ел элек тапшырылганын да әйттем. Министр Марсның танылган исеме бармы-юкмы икәнен, композиторлар союзында тору-тормавын да сорады миниистр. Аның консерватория бетермәгәнен, шунлыктан союзда түгеллеген әйттем. «Нәрсәгә аңа аны бетерергә?! Аның «Киек казлар» җыры гына да бернәрсәгә алмаштыргысыз», — дип министр үзенең урынбасарын чакыртты. Икенче көнне үк эшемә шалтыратып, Марсның документларын тапканнарын, атна азагына аңа исем бирелү турында хәбәр чыгарга тиешлеген җиткерделәр. Марска Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе исеме бирелгәч тә әле, җиде ел квартир юллап йөрдем. 1994 елны ике бүлмәле квартир алдык. Соңга таба Марс иҗатында әдәби юнәлеш өстенлек алды. Ул газеталарга сәнгать кешеләре турында яза башлады. Марс турында күп сөйләргә булыр иде. Иң аянычлысы, ул — иҗаты тиешенчә бәяләнмәгән шәхес.
Туры эфир:
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев