Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Май чабу – бик борынгы заманнан сакланып килгән бәйрәм

Чистай районының Бахта авылы клубы методисты Анна Акманова Май чабу бәйрәме турында сөйләде.

“Май чабу бәйрәме – бик борынгы заманнан сакланып килгән, көтеп алынган иң күңелле бәйрәмнәрнең берсе.

Ул җиде көн дәвам итә. Борынгы бабаларыбыз аны төрле йолалар белән үреп үткәргәннәр. Бу көннәрдә кешеләр күңел ачалар, кунакка йөрешәләр һәм коймак ашыйлар. Коймак атнасы – язны каршылауга багышланган тантаналы вакыйга. Олы уразага керер алдыннан, халык кыш белән саубуллаша, язгы җылы көннәргә шатлана, сөенә.

Коймаксыз Май чабу булмый.

Коймак – кояшның туганы.

Кайда коймак – шунда без!

Иң салкын канлы кеше дә кайнар коймак ярата.

Коймаксыз Май чабу – тортсыз туган көн кебек.

Май чабу килә, коймак белән бал алып килә! дигән әйтемнәр яши”.

Халыкта, әгәр Май чабу атнасын коймаклар пешереп, җырлар-биюләр, күңелле уеннар белән үткәрәсең икән, йортыңа һичшиксез бәхет керәчәк, дигән ышану бар. Бу атна күңеллерәк үтсен өчен элекке елларда узган бәйрәмнән видеоязма тәкъдим итәбез.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

7

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев