Май ае сынамышлары
Хәбәрләр

Май ае сынамышлары

«Халык әйтсә, белеп әйтә» дигәнне барыбызның да ишеткәнебез бар. Элек заманнарда ук әби-бабаларыбыз ел фасылларына, алар белән бәйле табигать күренешләрtyә игътибар иткәннәр. Шуңа карап, йорт-җирдәге, хуҗалыктагы эшләрен билгеләгәннәр.

  • 6 майда булса чык - ул ел кыярга тук.
  • 9 майда солы тишелә башлый, бәрәңге утыртырга вакыт.
  • Майның 11-ендә юеш булса, бөтен җәй юеш.
  • 13-ендә озынборын чыга.
  • 21-ендә яңгыр булса, көз яңгырлы булыр. 
  • Микулы көнне җил булса, бөтен җәй җилле булыр.
  • Май салкын булса - игенгә туклык.
  • Майда сандугачлар сайрый башлый, Питрау кергәч - туктый.
  • Майның яңгырлы булуы - печәнгә файда, җимешкә зыян.
  • Майның салкыны - уңыш ялкыны. 

Алина Кондратьева фотосы


Нет комментариев