Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Мәгариф ветераны Флюра Афанасьева медальгә лаек булды

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Биектау районының Дачное поселогыннан Флюра Афанасьевага медаль тапшырды.

Укытучы һәм остаз елын ябу уңаеннан, 29 январьда Казанда уздырылган тантанада Флюра Васильевнага «ТАССРның төзелүенә — 100 ел» медале бирелде. Бу олы бүләкне аңа республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов үз куллары белән тапшырды. 

\

Гомеренең 46 елын укучыларга белем һәм тәрбия бирүгә багышлаган карендәшебез Флюра Афанасьева (Иванова) — Чистай районының Югары Кондрата авылы кызы. Ире, Чуваш Ялтаны авылыннан Павел Алексеевич 35 ел мәктәп директоры булып эшләгән (ул исән түгел инде). 

Үз районнарының Олы Талкыш, Түбән Каманың Елантау авылы мәктәбендә һәм Биектаудагы Дачное поселогы мәктәбендә укытканда да Флюра Васильевна укучыларына үз фәне булган математикадан ныклы белем бирә. Меңнәрчә укучылары аны оста укытучы, ышанычлы киңәшче буларак хөрмәт итәләр. 

Афанасьевлар дүрт балаларын да үзләренә лаеклы алмаш итеп тәрбияләп үстерәләр. Олы уллары Сергей Афанасьев — юрист. Михаил Афанасьев — Яшел Үзән районы башлыгы, Яшел Үзән шәһәре мэры. Төпчек уллары Алексей Павлович — Биектау районы администрациясе аппараты җитәкчесе. Кызлары Марина икътисад, идарә һәм хокук институтының психология кафедрасы педагогы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев