Мәктәп балалары белән укытучылар гына түгел, мәдәният йорты хезмәткәрләре, китапханәчеләр, шәфкать туташлары да төрле темаларга әңгәмәләр үткәрәләр.
Кичә Мамадыш районының Никифорово мәдәният йортында, авыл шәфкать туташы Алсу Шамбазова, мәктәп укытучылары белән берлектә, “Сәламәт булырга телим” дигән темага сөйләшү үткәрде.
Бу сәламәтлек дәресендә шәфкать туташы балаларга төрле чирләр, гигиена таләпләре турында сөйләде. Ахырдан укучылар Алсу апаларына төрле сораулар бирделәр, – дип яза Нократ газетасы.
Нет комментариев