Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Людмила Белоусова: "Сагынырбыз, бик юксынырбыз әле сине, Гөргөри..."

Татарстан керәшен иҗтимагый оешмасының башкарма комитеты җитәкчесе, Я.Емельянов исемендәге керәшен мәдәни үзәге директоры Людмила Белоусова " Гөргөри иҗат белән янып яшәде" диде

Керәшен җәмәгатьчелеге, керәшен дөньясы өчен зур югалту. Июль аенда гына Григорий Васильевичка сиксән яшь тулды. Без үзебезнең Җырчы Җәкәү җортында октябрь аенда аның юбилей кичәсен уздыруны планлаштырган идек. Шул юбилейга әзерләнеп, канатланып, янып-көеп, йөгерә-йөгерә йөрде ул. Ноябрь аенда, шулай ук, Г.Камал исемендәге татар дәүләт академия театрында да аның юбилей кичәсе булырга тиеш иде.  Шул планнар белән яшәде. Эшлисе эшләре, язасы әйберләре күп иде. Сиксән яше тулуына карамастан, шагыйрьләр теле белән әйткәндә, аның әле иҗат коесы бик тирән иде. Гөргөри иҗат белән янып яшәде. Сиксән яшендә дә шигырьләр язды. Язарга авыр булса да, күзләре начар күрсә дә: “Әйдәгез әле, кызлар, мин сөйлим. Мин сөйләгәнне сез языгыз әле”, – дип гел элемтәдә торды. “Керәшен сүзе” газетасында һәм “Туганайлар”да озак еллар эшләгән баш редактор, журналист буларак, тагын шуны әйтәсем килә: безнең редакция коллективы белән гел элемтәдә булды, материаллар язды, интервьюлар бирде.

 Әле бу язда гына Татарстан Халыкларының Дуслык йортында, Туган телләр елы уңаеннан, аның иҗатына багышланган конкурс-фестиваль узды. Аны Казан керәшен оешмасы шәһәр мәгариф идарәсе  белән берлектә оештырды. Конференция өлешендә бик күп укытучылар катнашты. Ярый әле, үзе исән чагында шул чараны уздырып калганбыз дип шатланам бүген. Казан керәшен оешмасына, шәһәр мәгариф идарәсенә рәхмәт сүзләремне җиткерәсем килә. Гөргөри аңа бик шатланды, бик куанды. Ул Гәрәй Рәхим исемендәге фәнни-тикшеренү конференциясе буларак узды. Бәлки аны, традицион итеп, алга таба да үткәрергә кирәктер. Октябрь аенда аның юбилеена багышланган чараны Гөргөрине искә алу кичәсе итеп уздырырга дигән уйда торабыз. Кичәгә хәзерлек эшләрен башлаячакбыз.

Карендәшебез Гөргөри искиткеч җор, шаян һәм чиста күңелле кеше иде. Беркайчан беркемгә каты кагылмас, начар сүз әйтмәс. Киресенчә, рәнҗегән кешеләрне юатыр, күңелен күрер. Шундый яхшы күңелле, эчкерсез кеше иде Гөргөри. Аның янында рәхәт, ул күңелне күтәрә,  кирәк вакытта җылы сүз таба белә торган бик җайлы кеше иде. Безгә әле ул бик тә җитмәячәк. Бүгенге көндә керәшеннәр арасында аның дәрәҗәсендәге олы шагыйрь, аны биеклегендәге олпат язучы юк. Сагынырбыз, бик юксынырбыз әле сине, Гөргөри...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев